Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

СВО ветераннары Социаль фондның тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланачак

Демобилизацияләнгән СВОда катнашучылар ведомство карамагындагы тернәкләндерү үзәкләрендә һәм шифаханә-курортларда киләсе елдан ук дәвалана башлаячак. Фонд дәвалану процессы дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыларга шәхси озатып йөрүне тәэмин итәр дип планлаштырыла.

Тернәкләндерү 25 көнгә, шифаханә-курортта дәвалану 21 көнгә кадәр дәвам итәчәк. Санаторий-курорт дәвалануын елга бер тапкыр узарга мөмкин булачак. 

Тернәкләндерү үзәкләренә җибәрелгәндә ветеран сәламәтлегенең торышы турындагы медик-социаль экспертиза мәгълүматлары исәпкә алыначак. Әгәр  элегрәк СВОда катнашучы тикшерү узмаган һәм аның инвалидлыгы юк икән, тернәкләндерү үзәгендә аңа диагностика үткәрәчәкләр һәм мөстәкыйль рәвештә дәвалану курсын билгеләячәкләр. Россия Герое исеме яки беренче төркем инвалидлыгы булган СВОда катнашучылар Социаль фондның тернәкләндерү үзәкләренә дәвалануга чираттан тыш юллама алу хокукын алачак.

Тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга гаризаны фондның барлык клиент хезмәтләрендә һәм мондый хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәкләрдә бирергә мөмкин булачак. Февральдән гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша да биреп булачак. Гариза буенча карарны белгечләр 2 эш көне дәвамында кабул итәчәкләр һәм нәтиҗәләр турында мөрәҗәгать итүчегә бер көн эчендә хәбәр итәчәкләр.

Махсус операция ветераннары өчен тернәкләндерү һәм шифаханә-курорт дәвалау хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен тернәкләндерү үзәгенә кадәр бару һәм аннан кайту чыгымнарын компенсацияләү каралган. Моннан тыш, СВО ветеранына I төркем инвалидлык бирелгән яки тернәкләндерүне узар өчен медицина документларында озатуга мохтаҗлык билгеләнгән очракта, ул үзе белән озатып йөрүчене дә ала алачак. Озата баручының юл һәм тернәкләндерү үзәгендә яшәү чыгымнары шулай ук социаль фонд тарафыннан түләнә. Юл чыгымнарын каплау өчен ветераннан гариза бирү һәм билгеләнгән урынга баруны раслый торган документлар булу сорала. Анда теләсә нинди транспорт төрендә, шул исәптән поезд, самолет, су транспорты, автобус яки шәхси автомобильдә дә барып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев