Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Талир тәңкә” моңы кырларга таралды

17 август көнне Чаллы Башы мәдәният йортының "Талир тәңкә" өлкәннәр ансамбле Чаллы Башы һәм Шахмай кырларындагы эшчеләр өчен концерт куйды.

"Без ел саен төрле коллективлар белән шулай кырга чыгабыз. Быел "Талир тәңкә" ансамбле менә беренче тапкыр кырдагы эшчеләрнең күңелен күрде. Әлеге ансамбль 2006 нчы елны оешты. Һәрбер кешесен үзебез сайлап чакырдык. Авылда торгач, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен беләсең бит инде. Билгеле, һәрберсенең үзенең урыны, үз характеры бар, холкына карап сөйләшә белергә кирәк. Коллективны зурайту өстендә эшлибез, яшьрәкләрне туплыйбыз. Коллектив кызыклы, шуңа күрә башкаларның да әлеге төркемгә кушылып китәселәре килә", - диде мәдәният йорты мөдире Илсөяр Дәүләтшина.
"Талир тәңкә"нең ирешкән уңышларына килгәндә, Илсөяр апа әйтүенчә, орден-медальләре булмаса да, грамота, дипломнары бик күп. "Ел саен үтә торган "Балкыш" фестивалендә дүрт тапкыр булдык, Азнакайда үтә торган Бөтендөнья "Чатыр тау" фестивалендә дә урыннар алдык. "Түгәрәк уен" фестивалендә Асия Раузетдинова мөнәҗәт укып, республика буенча икенче урын яулады. Өч тапкыр ТНВ каналында бара торган "Аулак өй" тапшыруында катнаштык. Алексеевск, Чирмешән районнарына иҗади очрашуларга йөреп торабыз. Бөтен тирә-күрше авылда концерт куеп чыктык инде. Былтыр картлар йортына барган идек, ансамбльдәгеләр төрле тәм-томнар, киемнәр дә алып килде. Быел да барырга уйлыйбыз. Өлкәннәребез үзләре теләп йөриләр, үзләренең барасылары килеп тора. Яшьләре дә бар, сәламәтлекләре дә үзен сиздереп тора, ләкин, үзләре әйтмешли, җыр белән яшиләр, сәхнә аларга көч бирә", - ди ул.
"Сәхнә белән кырдагы чыгыш ясауны чагыштырып караганда, мәдәният йортына күбрәк хатын-кыз йөри, ә монда - ир-атлар. Аудитория кечкенәрәк, ә сәхнә монда зуррак, шуңа күрә кырда үзеңне иркенрәк хис итәсең. Табигать кочагында да, сәхнәдә чыгыш ясау да җаваплы эш, билгеле", - ди талиртәңкәлеләр.
Ансамбльгә йөрүче гомерлек өч дус: Разыя, Миңнегаян һәм Дания әбиләр әйтүенчә, "Талир тәңкә"гә бик яратып йөриләр, барысы белән дә туганлашып беткәннәр. Анда баргач яшәреп китәбез, ди алар.
Кырга барып җиткәнче коллектив Шахмай авылы ашханәсендә дә концерт куеп өлгерде. Ашханәдәге командировкага килгән Кукмара комбайнчылары әби-бабайлар чыгышын тыңлап, рухи азыкка да тиенделәр.
Аш илтүче машинага ияреп чыккан коллектив күрше Шахмай авылы тракторчыларын да җыр-биюләре, шигырьләре белән шатландырды.
Иң тәмле ризык ахырдан бирелә, дигәндәй, иң соңгы булып "Талир тәңкә" үз авылдаш комбайнчыларын күрде. Алар коллективны аеруча җылы каршы алды, Усманова Илһамиянең, Вафина Фирдәүсәнең шигырьләрен тыңлап, юмор сөйләүче Яруллина Миңнегаянга кушылып көлешеп, җырчы Усманов Рәис, Вафин Әзгать, Раузетдинова Асия, Шакирова Разыяларның җырларын мактап, биюче Нургатина Даниягә кушылып биеп тә алдылар.
- Ел саен мәдәният хезмәткәрләрен яратып көтеп алабыз. Алар килгәннән соң эшләве тагын да рәхәтрәк, күңел күтәрелеп китә", -ди концертны караучы кыр батыры Ришат Хәмзин. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев