Быел Яңа Чишмә районы ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән бергә тагын ике истәлекле датаны билгеләп үтә: 1930 елда районның беренче оешуына 90 ел һәм Яңа Чишмә авылының 410 еллыгын.
Мөгаен, күпләр Яңа Чишмәнең бүгенге көн фотоларын шунда ук танырлар. Тик бу урыннарның элек ничек булганын бөтенесе дә белми бит.
Өчләтә юбилейга без “Ничек булган... һәм хәзер ничек: шул ук урында күп еллардан соң” тезмәсендә Яңа Чишмәнең ХХ һәм ХХI гасырлардагы фоторәсемнәрен бастыра башлыйбыз.
Нет комментариев