Президент дезинфекция чараларын җитештерүне арттыру турында фикер алышу өчен «Аромат» акционерлык җәмгыятендә булды.
Антисептикларга бәяләр арттыру һәм Интернетта аларны кыйммәтрәк бәягә сатуга юл куярга ярамый,сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша тиешле күләмдә сатуны тәэмин итәргә кирәк, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Аромат» АҖендә,дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Президент дезинфекцияләү чараларын җитештерү күләмен арттыру турында сөйләшү өчен предприятиедә булды. «Аромат» АҖ сәнәгать һәм автотранспорт предприятиеләре өчен гадәти һәм зур савытта да антисептик җитештерә ала. Моның өчен компаниягә махсус акциз кирәк.Татарстан Президенты бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды, якын арада ул аны федераль дәрәҗәдә фикер алышуга чыгарачак.
Кичә Татарстанда республика җитәкчесе күрсәтмәсе белән идарә органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль өстәмә система көчләре өчен югары әзерлек режимы кертелде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда коронавируска тикшерү өчен тагын өч лаборатория ачылачак, дип хәбәр иткән иде.
Нет комментариев