Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татьяна Моратова: «Гаилә эше канәгатьлек китерә»

Күп балалы ана үзен шәхси эшендә тормышка ашыра алган

Хатын-кыз эшмәкәр

Татьяна Моратова хуҗалыгында 92 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 50 савым сыеры бар, алардан көнлек савым уртача бер тонна тәшкил итә. Бу хуҗалык өч бала тәрбияләүче ана карамагында.

Күп балалы ана үзен шәхси эшендә тормышка ашыра алган

Кайчандыр Татьяна тәрбияче булырга хыялланган. Чистай педагогия училищесын яхшы билгеләргә тәмамлаган, кызыл дипломга ия, Черемухово балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Ләкин икенче бала белән декрет ялында булганнан соң, бакчада буш эш урыннары табылмый. Ире Виктор белән ул вакытта яңа йорт төзи башлыйлар һәм, аны төзеп бетерүне дәвам итеп, шунда ук яшиләр дә. Йорт төзү өчен кредитлар алалар, туганнарыннан да бурычка акча алып торалар. Моратовларның төп максаты – гаилә иминлеге. Иркен йорт, балаларга белем алу һәм үсү мөмкинлеге булсын, үзләре яраткан эш белән шөгыльләнсен һәм якын кешеләренең бәхетенә шатлансын. Ә моның өчен эшләргә кирәк.

Ул чакта ук, 12 ел элек, Моратовлар йортында 3 савым сыеры, 7 яшь эре мөгезле терлек, 30 баш дуңгыз булган. Хуҗалыкта аларга МТЗ-80 тракторы ярдәм итә, ул шәхси хуҗалыкта эшләүдән тыш, агрофирма тарафыннан да арендага алына, печән белән түлиләр, ә ашлыкны сатып алырга туры килә. Үҗәтлек һәм тырышлык үз җимешләрен бирә: йортны төзеп бетерәләр, бурычларын түлиләр, тагын бер кыз балалары туа.

Моратовлар моның белән генә тукталырга уйламый: үзләренең энергия һәм тәҗрибәләрен зур ферма төзүгә юнәлтергә карар кылалар.

Агростартап грантына Татьяна 50 савым сыерына исәпләнгән сөт фермасы төзү һәм ике эш урыны булдыру проектын җибәрә. 2019 елда Агростартап аның проектын хуплый, һәм Моратовлар 3 млн.сум грант ала. Һәм менә 5 елдан соң – 2024 елда Татьяна Моратова яхшы күрсәткечләр һәм көн саен 1 тонна сөт тапшырган өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

- Әгәр безнең балаларыбыз - Денис, Настя һәм Даша булмаса, боларның берсе дә булмас иде, ирем Виктор белән аларның иминлеге өчен эшлибез, - ди Татьяна Моратова.

Виктор Владимирович Моратовның үз эше бар: ул үсемлекчелек белән шөгыльләнә: чәчә, чаптыра, җыя, кырдан фермага чыгара.  Бүген тагын бер эш урыны булдырылган, бу эш эзләүчеләрне сөендерми кала алмый, сөт сатуда проблемалар юк, әмма 6 ел эчендә фермага илтүче юл мәсьәләсе һаман да хәл ителмәгән килеш кала.

Моратовлар уллары Денисның мәктәпне тәмамлаганнан соң үзенең һөнәри тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләк белдерүенә шатланалар: бүген ул Чистай авыл хуҗалыгы техникумында өченче курс студенты. Кызлар әлегә булачак һөнәрләре турында уйламыйлар, алар сәйлән, алмаз мозаикасы, рәсем ясау белән мавыгалар. Әмма бишенче сыйныф укучысы Настя буш вакытында рәхәтләнеп фермага йөри, һәм көченнән килгәнчә әнисенә булыша, биш яшьлек Даша да бозауларны карарга сорый. Ата-аналар балаларының теләген кире какмыйлар, кечкенә хайваннарны сыйпарга, ә кайчакта аларга шешәдән сөт эчертергә дә рөхсәт итәләр.

Татьяна авыл һәм район бәйрәм чараларының иганәчесе булып тора, СВО өчен челтәрләр үрергә дә вакыт таба, гуманитар ярдәм җыюда катнаша, даими рәвештә акча күчерә.

Татьяна Моратова әйтүенчә, үз эшеңне яратырга кирәк, ул илһамландырырга тиеш, шул вакытта гына гаиләгә дә, бизнесны үстерүгә дә, хәйриячелеккә дә вакыт һәм көч булачак.

Быел Татьяна Моратова «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабында «Хатын-кыз – бизнес-леди» номинациясендә җиңүче булды. 4 мартта Казанда узган йомгаклау этабында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев