Яңа Чишмә районы делегациясе 15-16 ноябрь көннәрендә «Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары» темасына багышланган Бөтенроссия туган якны өйрәнү конференциясендә катнашты. Делегация составында районның төбәкне өйрәнү музее директоры Татьяна Холина, Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Лидия Лотфуллина һәм шул ук музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов та бар иде.
Конференциягә 150 гә якын делегат чакырылган. Кунакларны «Татарстан» кунакханәсенә урнаштырдылар, ашау -эчү дә бушлай оештырылган иде. Билгеле, алар барысы да Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан башкарылган. Мең рәхмәт оештыручыларга.
Конференцияне практик яктан әзерләү, җыенны алып баруны Туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, «Туган җир» исемле төбәкне өйрәнү журналы редакторы урынбасары Альберт Борһанов уңышлы башкарып чыкты.
15 ноябрь көнне делегатлар Казан шәһәренең Киров районы 15 нче номерлы татар гимназиясендә булды. Балалар татар телендә концерт куйдылар, гимназиядә этнография музеен ачу тантанасы да үткәрелде. Барыбызны да төркемнәргә бүлеп, сыйныфларда үткәрелгән дәресләргә дә чакырдылар. Гимназиядә эшне төгәлләгәч, конференция делегатлары 3 секциягә бүленеп, туган якларында эшне ничек оештырулары, нинди проблемалар өстендә эшләүләре турында чыгыш ясадылар.
Безнең делегация «Этнотуризмны үстерүдә музейлар һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең катнашуы» секциясендә катнашты. Секциядә Татарстаннан читтә яшәүче татарларның телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны ничек саклап калырга тырышулары, татарлар яшәгән төбәкләр тарихын өйрәнеп, саллы гына китаплар язулары турында да эшлекле чыгышлар булды һәм алар Татарстаннан гамәли ярдәм өмет итүләрен дә яшермәделәр. Алар бигрәк тә археологик яктан ярдәмгә мохтаҗ.
Аннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрында «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектаклен күрсәттеләр.
16 ноябрь көнне Биектау районының Камай авылына юл тоттык, Иске Казан тарихи – мәдәни һәм ТРның Мәдәният министрлыгы табигый – музей тыюлыгына экскурсия ясадык. Эшләп тә куйганнар да соң инде! Шәхсән мин үзем андагы экспонатларны бик игътибар белән карадым, таныштым. Андагы экспонатларның 70-80 проценты безнең музейда да бар.
«Казан» милли мәдәният үзәгендә (элеккеге Ленин музее) Казанның 1000 еллыгы музее белән таныштык.
Төштән соң сәгать 3 тә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы бинасында пленар утырыш башланды. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары кереш сүз ясаганнан соң бертөркем төбәкне өйрәнүчеләргә Татарстан Республикасы Туристлык буенча Дәүләт комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шундый Рәхмәт хаты «күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив нәтиҗәле эше» өчен әлеге юллар авторына да тапшырылды. Икенче төркем Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Шушы эшләрне башкаргач, пленар утырышта докладлар тыңланды. Һәрберсе тәмләп-тәмләп сөйләгәч, вакыт та кичкә авышты, алҗытты да. Менә шул вакытта «Яңа Чишмә районында төбәкне өйрәнүнең торышы» турында миңа да чыгыш ясарга туры килде. Конференциянең резолюциясе дә кабул ителде.
Мидхәт Газыймов. Фото музей архивыннан
Нет комментариев