Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тере тарих: 95 еллык хезмәт һәм кече ватанга мәхәббәт

15 октябрьдә үзенең 95 яшьлек юбилеен хезмәт ветераны һәм акыллы остаз Михаил Николаевич Милютин билгеләп үтте

Аның тормышы - тулы бер чорның чагылышы, ныклык һәм туган җиргә чиксез тугрылык дәресе ул.

Михаил Николаевичның тормыш юлы катлаулы була һәм кече ватаны – Екатерина Бистәсеннән еракта башлана. 1929 елда, коточкыч янгыннан соң, әти-әнисе Алтай якларына китәргә мәҗбүр була. Әмма чит җирдә яшәү тагын да авыррак булганга, 1933 елда гаилә, гаҗәеп авырлыкларны җиңеп, туган бистәләренә кайта. Мишага ул вакытта нибары өч яшь һәм ул авыр күченүне хәтерләмәсә дә, әти-әнисенең сөйләгәннәрен йөрәгендә мәңгегә саклый.

Сынаулар аның характерын кечкенәдән үк чыныктыра. Малайга якынча биш яшь булганда, әтисе гаиләдән китә һәм кечкенә Миша әнисе өчен төп терәк була. Ул әнисенең ягымлы, ләкин яшь тулы күзләрен, йомшак, ләкин эштән арыган кулларын күрә һәм сеңелләре белән энесе турында кайгыртуны үз өстенә алып, аның кәефен төшермәскә тырыша.

Сугыш аның һәм яшь-тәшләренең балачагын урлый. Бала-чага, яшүсмерләр фермаларда һәм кырларда фронтка киткән ир-атларны алыштыра. Михаилга ат белән су ташуны ышанып тапшыралар, ул бөтен тирә-якка эшчеләргә су ташый. Бер фаҗигале вакыйга аның күңеленә мәңгегә уелып кала: 1943 елның маенда аның күз алдында Муртан кушаматлы атын бүреләр ботарлап ташлый. Бу вакыйга яшүсмернең күңелендә тирән яра калдыра һәм гаиләсенә дә кагыла: әнисе, җаваплылыктан куркып, карап торган сыерын - туендыручысын сатарга мәҗбүр була. Бәхеткә, суд малайны бала дип җәзага тартмый, ләкин сыерсыз калган гаилә бик зур авырлык белән көн итә. Әнисенең гаҗәеп рухи көче аркасында гына барлык балалар да исән кала.

17 яшендә Михаилны Казанга ФЗӨ мәктәбенә җибәрәләр, анда ул токарь һөнәрен ала. Ләкин туган авылыннан еракта яшәү аңа шатлык китерми һәм 1953 елда кире кайта. «Кайчак мич ягылмый калса да, кичәге суынган аш кына булып, икмәк тә җитәрлек булмаса да, туган йортның стеналары да җылыталар», - ди ул.

 Нәкъ менә туган җирендә аны чын бәхет көтә. Ул үзенең мәхәббәтен – Александра Шолгинаны очрата. Алар бергәләп нык гаилә коралар, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә чын хезмәт ияләре: Михаил Николаевич гомер буе тракторчы, шофер булып эшли, ә пенсиягә чыкканчы 20 елга якын янгын сүндерү машинасында хезмәт итә, шуның өчен авылдашлары аны әлегә кадәр хөрмәт белән «пожарный Миша абзый» дип атыйлар. Александра Леонидовна терлекчелектә хезмәт куя.

Аларның өе һәрвакыт бәрәкәтле була: абзар тутырып терлек асрыйлар, бакчаларында умарталык тоталар. Михаил Николаевич хатыны белән умарталарны карарга һәм бу кечкенә эшчеләрне күзәтергә ярата, алар үрнәгендә балаларын да хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә.

Ярты гасырга сузылган гаилә бәхете яраткан хатыны вафат булу белән өзелә.

Бүген Михаил Николаевич, кызганычка каршы, бакчада гадәти эш белән шөгыльләнә алмый, һәм үзенең яраткан умарталыгын улы Владимирга мирас итеп тапшырган. «Миңа киңәшләре белән  булыша, эшемне күзәтә, әйтеп җибәрә», — дип уртаклаша улы.

Моннан биш ел элек Миша абый кунакларны үз йорты бусагасында күтәренке кәеф белән каршы алган, тормышының һәр кызыклы эпизоды турында җентекләп сөйли алган һәм хәтта сюжеты аның язмышы белән тыгыз үрелеп барган җырлардан юллар көйләгән. Бүген элекке дәрт, әлбәттә, инде юк, әмма иң мөһиме сакланган – ул үткән һәр көненең кадерен белә һәм туганнары белән якыннарын һәрвакыт шатланып каршы ала.

95 яше тулган көнне без Михаил Николаевичка чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел җылысы, якыннарының игътибары һәм кайгыртучанлыгын телибез. Аның хезмәт тулы гаҗәеп тормышы әле озак вакыт яңа буыннар өчен үрнәк булып торсын. Юбилей белән, хөрмәтле Михаил Николаевич.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев