Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш дәвам итә...

Бүген якташыбыз, СВОда катнашучы Динар Нургатин турында сөйләячәкбез

Динар Яңа Чишмәдәге ДРСУда эшләүче башка егетләр белән бергә мобилизацияләнгән. Армиядә ракетачы булып хезмәт иткән. Махсус операциядә Донецк янында, башта якташлары белән бергә сугышкан, аннары алгы сызыкка — штурм отрядына күчерелгән. Яраланып дәваланганнан һәм кыска вакытлы ялдан соң, кире частькә кайткан. Сугыш шартлары таләп иткәнчә батырларча сугышкан. Ләкин 21 декабрьдә каты сугышта авыр яраланып ике аягын да югалткан. Күрсәткән батырлыгы өчен хәрби бүләккә лаек булган. 

Хәзер ул Мәскәүдә — госпитальдә дәвалана. Тагын биш ай анда булачак, аннары Яңа Чишмәгә кайтачак. Динарга Оборона министрлыгы линиясе буенча бушлай протезлар ясаячаклар, үлчәмнәрен инде алганнар. Яралары тулысынча төзәлгәч, протезлар белән йөрергә өйрәнәчәк, ә сентябрьдә өенә кайтачак.

Үзен яхшы хис итә, ди

— Башта алга таба ничек яшәргә дип бик нык борчылган иде, — ди әнисе Миләүшә Якуп кызы. — Әмма госпитальдә авыр яралар алган егетләрне күреп, «Әни, мин әле җиңел генә котылдым», ди. Рухи яктан аңа биредә җиңелрәк, монда ул башкалардан аерылмый.

Динарны бер генә нәрсә куркыта: ул элеккеге җәмгыятьтә башкаларга ияләшә, гадәти тормышка кайта алырмы? Гаиләсен — хатынын һәм ике баласын тәэмин итәр өчен Яңа Чишмәдә эш табып булырмы, җирле хакимият ярдәм итәрме? Динарның әлегә үз йорты юк. Ипотекага түләр өчен аның СВОда эшләп алган акчасы аз.

— Өйгә кайткач, үземне сәламәт кешеләр арасында инвалид итеп хис итүдән куркам. Эш табармынмы, торак сатып алырмынмы, — дип борчыла ул.

— Районнан барыбер дә ниндидер ярдәм булырга тиештер инде, — ди әнисе.

— Әлегә район башлыгы янына бармадым. Уңайсызланам. Әмма улым өчен хәзер иң мөһиме — ярдәм барлыгын тою.

Ул Динарның өлкән бала булуын — кечкенә сеңелесе һәм энесен карашырга булышуын, үзләренең байтак терлек тотуларын сөйләде. Динарның бала чагы җиңел булмаган 90 нчы елларга туры килгән. Һөнәре буенча ул — шофер, ДРСУда эшчеләр ташыган. Мобилизациягә ике ай калганда яңа УАЗга утырган. Бик сөенгән, яңа машинада эшләү үзенә бик ошаган.
Динар гомерен саклап калган сугышчан иптәшенә (позывное — «Самурай») рәхмәтле. Аларның штурм төркеменә ВСУ танклары һөҗүм иткән. «Танкларның берсе минем каршыда туктады. — Бер аягым танк янында, икенчесе, аннан китәргә тырышканда өзелде», — дип искә ала ул. 
Динар ни булганын аңламый да калган. Авыртуны сизмәгән, чөнки шок хәлендә булган.

«Самурай», иптәшен коткарып, аны куркынычсыз урынга күчергән, икенче сугышчы аның аягына жгут салырга ярдәм иткән, аннары егетләр яраланган иптәшләрен кыр госпиталенә озатканнар. Март аенда Динар "Самурай«ның, һәлак булуы турында кайгылы хәбәр алган, ә җәсәднең кемнеке булуын ДНК анализы буенча гына билгеләгәннәр. Ул Аксубай районыннан булган, апрель башында аны җирләгәннәр.

Динар миңа: «Әни, аның әти-әнисенә минем исемнән акча җибәр. Ул мине коткарды» дигән иде, дип сөйли Миләүшә Якуп кызы. 

Динар үзен хастаханәдә ялгыз хис итми. Яңа Чишмәдәге һәм хәрби частьтәге дуслары һәрвакыт шалтыратып, хәлен белешеп торалар. 

-Менә дигән егетләр! Барысы да ярдәм итә. Госпитальдән чыккач теләсә кайсы вакытта аны килеп алырга әзер булуларын әйтәләр. Улым белән һәрвакыт элемтәдә торалар, — дип сөйли әнисе. 

17 апрельдә Динарга 34 яшь тула. Без шунысын төгәл беләбез: безнең якташыбыз — Герой! Һәм без аның өйгә кайтуын көтәбез! Чөнки тормыш дәвам итә ...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев