Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яңа Чишмә районында 2023 елның гыйнвар-апрель айларында үткәрелгән тикшерүләр турында хәбәр итә

Агымдагы елның 4 аенда Чистай территориаль органы белгечләре ЭЭБ хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 6 тикшерү чарасы үткәргәннәр.

Тикшерүләр барышында 6 очракта гамәлдәге законны бозуның 7 факты ачыкланган:
- өйдә җитештерелгән спиртлы продукцияне сату - 4 очрак;
- алкогольле продукцияне тиешле лицензиясез сату - 1 очрак;
 -билгеләнгән үрнәктәге маркалар булмау - 1 очрак;
- алкогольле продукцияне тиешле документларсыз сату - 1 очрак.
Легаль булмаган әйләнештән 25,9 литр алкогольле һәм спиртлы продукция алынган.
 2022 елның 10 мартында кабул ителгән «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 336 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 18 кисәтү игълан ителгән. 
 «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге закон бозу фактлары турында мөрәҗәгатьләр кермәгән. 
Ачыкланган закон бозулар буенча түбәндәге чаралар күрелгән:
 -ТР Арбитраж суды тарафыннан РФ КоАПның 14.17.1 ст. 2 ч. буенча 50 000 сумлык 1 карар;
Чистай шәһәр суды тарафыннан РФ КоАПның 14.17.1 ст.1 ч. буенча 45 000 сумлык 1 карар;
Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 95 000 сум тәшкил итә.
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең Чистай территориаль органы. 8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X