Җәмгыять
Тубылгы Тауда вәгазь кичәсе
Үткән шимбәдә безнең районда Татарстан Республикасының баш казые, ислам тематикасы буенча популяр китаплар авторы, танылган вәгазь сөйләүче Җәлил хәзрәт Фазлыев булып китте.
Тубылгытау АМЙ га баш казый белән очрашуга мәчетләрдән имам-хатыйблар, райондагы татар авылларыннан вәкилләр - барлыгы 100 дән артык кеше килгән иде.
Чараны район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов ачып җибәрде. Аннан җыелучылар алдында Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясады. Аның вәгазе гаиләдә баланы рухи-дини яктан тәрбияләү темаларына, әхлак, этика, хәйриячелек мәсьәләләренә багышланган иде. Аның вәгазенең күпчелек өлешен исламда әхлак темасы алып торды. Җыелучылар белән ачык, мисалларга һәм чагыштыруларга бай сөйләшү булды, алар үзләренең сорауларына җаваплар алдылар.
Вәгазь төгәлләнгәч район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык җыелучылар исеменнән эчтәлекле һәм файдалы вәгазь сөйләве өчен Җәлил хәзрәткә рәхмәт әйтте, шулай ук шундый очрашулар алда да дәвам итсен иде дигән теләк белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев