Тубылгы Тау авылыннан Степановлар гаиләсе бер ел элек мини-ферма төзегән
Җәмгыять

Тубылгы Тау авылыннан Степановлар гаиләсе бер ел элек мини-ферма төзегән

Елена һәм Николай сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзелешен субсидияләү буенча республика программасында катнашканнар.

Моңа кадәр алар 5 савым сыеры асрап, сөт тапшырганнар, яхшы гына табыш алганнар. Узган елның язында башта үз акчаларына һәм район бюджетыннан алынган субсидиягә мини-ферма төзи башлаганнар.
- Өч ай чамасы төзедек. Аны иске абзар урынына төзедек, тегесен сүттек. Сентябрьдә сыерлар яңа бинада бозаулады инде, - дип сөйли Елена.
Хәзер мини-фермада ул аппарат белән җиде сыер сава. Аерым бүлемдә мартта туган ике бозау һәм ике үгез үсеп килә, әле тагын майда һәм августта туган бозаулары бар. Күрше бүлектә тагын ике терлек -болары үзләре өчен -иткә. Мөгезле эре терлекләр арасында тавыклар да мәш килеп йөри 11 каз һәм 20 бройлер икенче киртә абзарда - өй артында.
Мал-туар белән шөгыльләнү Степановларга ошый. Аларның хуҗалыгы әлегә яшь, үзләре дә яшь, шуңа да барысына да өлгерәләр, әле эшкә дә йөриләр: Николай «Агро-Основа» ҖЧҖдә бозаулар абзарында, Елена 10 ел хат ташучы булып эшли. Әлбәттә, фермада әти-әниләренә уллары да ярдәм итә: Максимга 23 яшь - ул «Агро-Основа» ҖЧҖдә эшли, Олег -аңа 17 яшь. Өлкән кызы Ирина да бар әле, ул Казанда «ашыгыч ярдәм» машинасында фельдшер, өченче уллары Игорь дә апасы юлыннан киткән - «эпидемиология» белгечлеге буенча медицина училищесында укый. Иң җитезе, иң кечкенәсе Маша 6 нчы сыйныфта укый, фәннәр буенча аның бары тик ике генә «4»лесе, калганнары «5»ле генә.
- Балалар өчен тырышабыз инде, - ди Елена. - Хуҗалык тоту - зур ярдәм, тере акча бит ул. Сөтне, Аллага шөкер, кабул итәләр, вакытында исәп-хисап ясыйлар. Программа шартлары буенча 9 башка кадәр җиткерәчәкбез, ә анда күз күрер.
-Мини-ферма буенча кайбер эшләрне бетерәсе бар әле, - дип тә өсти ире, - кышка су үткәрергә, планда - һава үткәргеч булдыру.
- Бер урында тормыйбыз, үсәбез. Бу программага риза булуыбызга бер дә үкенмибез. Барысы да әйбәт булыр дип ышанабыз, - ди Елена.
Республика субсидиясен алуга Степановлар башта МТЗ тракторы сатып алырга ниятли, чөнки печән әзерләр өчен ике мотоблок кына аз, табышның күп өлеше печән сатып алуга китә диләр.
- Мини-фермага кадәр без сатуга дип дуңгыз балаларын күпләп үрчеттек. Ләкин бервакыт бер ана дуңгызыбыз үлеп китте,  мин нык борчылдым һәм бераз «тәнәфес» ясарга булдым. Гәрчә дуңгызларны МЭТгә караганда да күбрәк үрчетергә яратам. Аннары теге африка чумасы китте. Ләкин киләчәктә дуңгызчылыкны да яңартырга телим.
- Әмма моның өчен икенче сарай кирәк булачак, - дип искәртте Николай.
Ир белән хатын бер-берсенә бик тә туры килә. Гүзәл, тәвәккәл, аралашучан Елена һәм йомшак, юл куючы, аз сүзле Николай. Алар 28 ел бергә һәм бу вакыт эчендә гаиләдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрә. Николай Тубылгы Тауда, Елена Чистайда үскән. Шәһәрдә туып үссә дә эшчән Елена авыл хезмәтенә тиз кереп китә, гомере буе авылда яшәгән диярсең.
Степановлар гаилә бәйрәмнәрен күпсанлы туганнары белән үткәрергә яраталар. Бәйрәм өстәлендә иң яраткан ризык - пилмән, диләр. Николайның тагын җиде кыз туганы гаиләләре белән бергә җыелгач, (аларның күбесе Тубылгы Тауда яши) җырлар, биюләр башлана. Тантана алдыннан бәйрәм сәбәпчесенә сюрприз әзерлиләр. Чараны башлап җибәрүчеләре - оештыручылары - хатын-кызлар, ә ирләр аларның инициативасын хуплаучылар. Сүз уңаенда шунысын да әйтергә кирәк, Елена бик оста оештыручы - мәзәкче, яки хәзер андыйларны аниматор дип тә атыйлар. Бу сәләте белән яхшы гына акча да эшли алыр иде. 16 сентябрьдә ул юбилеен билгеләп үтә һәм хәзер бөтен гаилә шуңа әзерләнә.
Елена күпкырлы иҗади сәләткә ия кеше. Җирле мәдәният йорты каршындагы ансамбльдә җырлый, элек клубта хормейстер булып эшләгән һәм балалар белән түгәрәк алып барган. Алмаз мозаикасы ярдәмендә шедеврлар булдыра, рәсемнәр ясый: гаҗәеп матур картиналар барлыкка килә (иконалар, пейзажлар, хайван сурәтләре). Аларны булдыру өчен күп вакыт һәм түземлек кирәк, хуҗалыкта эш күп булуга да карамастан, Елена вакыт табарга тырыша. 5 ел элек өйдә заманча ремонт ясалган, анда Елена һәм кызы Ирина дизайны буенча эшләнгән нәрсәләр байтак.
Елена барлык Тубылгы Тау халкына хат ташучы бердәнбер кеше. Биредә район газетасын гына да 43 хуҗалык ала, өстәвенә, төрле газета-журналлар да бар, ә тагын 90 пенсионер аның пенсия китерүен көтә. Ул көн саен шәхси машинасында почта тарата. Бер ел эчендә машина йөртергә өйрәнгән, права алган һәм «Лада» руле артында, нигездә, үзе йөри. «Иренең вакыты юк», - дип көлә Николай.
Уллары Максим белән Олег - эшчән һәм бик тыйнак егетләр. Күпчелек авыл малайлары кебек, алар атларны яраталар. Хәтта балалар бүлмәсендә дә бөтен диварда ат сурәте төшерелгән картиналар эленгән. Максим Сабантуйда гел катнашып тора, икесе дә әтисенең бозаулар абзарында - Николай ат белән терлек азыгын ташый, әнә ул, егетләрнең икесенә бер ат. Алар аны йөртәләр, сыер көтүен көтәләр һәм әтиләре, трактордан тыш, республика субсидиясеннән берәр ат та сатып алыр, дип хыялланалар.
Хезмәт сөючән һәм тату гаилә авыл һәм район тормышында актив катнаша. Елена - ике тапкыр «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы», «Хатын-кыз - ана», «Минем язмышым - минем һөнәрем» номинацияләрендә катнашкан. Әниләренең дипломнарыннан тыш, Маша бүлмәсендә төрле Рәхмәт хатлары да бар: әти-әниләренә - Казан медицина көллиятен тәмамлаган Иринага, Максимга - чәчүдә ярдәм иткәне өчен, ике хат - Николайга АҖ башкарма комитетыннан һәм район башлыгыннан актив катнашканнары өчен башка дипломнар бар.
Кыскасы, булдыралар! Терлек асрыйлар, сыер савалар, печән чабалар, көтү көтәләр, өстәвенә җырларга, биергә, рәсем ясарга һәм бәйрәмнәр оештырырга да өлгерәләр. Тату гаилә һәр эшне  дәртләнеп башкара, кыенлыклардан курыкмыйлар. Андыйларның, алар кебекләрнең, һичшиксез, барысы да килеп чыгачак.
Рәсемдә сулдан уңга: 2022 елның 24 маенда соңгы кыңгырау бәйрәмендә Николай, Маша, Игорь, Елена, Максим, Олег һәм Ирина. Фото гаилә архивыннан.


Нет комментариев