Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган яктан җылы сәлам

Акъяр авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Солдатлар өчен өй токмачы» хәйрия акциясе булып узды.

Авыл апалары мәдәният йортына җыелып, токмач кистеләр.

«Өй җылысы, туган йорт тәме килеп торган токмачлы ашлар сугышчыларыбызның күңелен җылытсын, көч өстәсен», - дип тели алар. «Ярдәм итәргә вакыт һәм көч тапкан авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләребезгә тизрәк җиңеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», - дигән теләкләрен җиткерде Акъяр авылы мәдәният йорты мөдире Рамилә Халикова.

Токмач кисә авыл апалары,

Барып ирешсен, дип солдатка.

Авыр көрәшләрдә бирешмәсен,

Жылынсын, дип, ашап ул шулпа.

Өй токмачы туган якларыннан

Җылы сәлам булып ирешсен.

Шул җылылык безнең солдатларга

Көч, дәрт бирсен, куңлен кутәрсен, - дип яза бу хакта авыл шагыйрәсе Миләүшә Халикова.

Авыл апалары мәдәният йортына җыелып, токмач кистеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев