Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган йорт җан җылысын саклый

29 апрельдә Черемухово Бистәсендә яшәүче Зубова Александра Петровнага 90 яшь тула

29 апрельдә Черемухово Бистәсендә яшәүче Зубова Александра Петровнага 90 яшь тула
Ул кечкенә генә агач йортта яши. Балалары ярдәме белән йорт яхшы хәлдә тотыла. 11 ел элек әтисе үлгәннән соң карт әнисен кызы Валентина карый. Башта өлкән улы Сергей белән чиратлашып карыйлар, әмма хәзер улы авырый һәм бик якын яшәми — Мәскәүдә тора. Валентина исә ире белән Яшел Үзәндә яши һәм инде алты ел даими рәвештә әнисен тәрбияли.

Гаилә учагы һәм балалар игелеге

— Без аны үзебезгә алырга тәкъдим иткән идек тә бит, тик ул үз өендә генә яшәргә тели, — ди кызы.
Юбиляр үзен уңайсыз хис итми, аягында йөреп тора. Табиб язып биргән даруларны кабул итә.

— Җәй көне ярдәм итәргә тырышып карады, ләкин иелеп озак эшли алмый -башы әйләнә. Мин эшләргә дә кушмыйм инде аңа.
Бистәдә Александра Петровнаның туганнан туган энеләре Павел һәм Юрий яши, алар кирәк булганда хуҗалыкта булышалар: яшелчә бакчасын сөрергә, үлән чабарга, нәрсәдер алып кайтырга — ярдәмгә мохтаҗ хатын-кызларны ярдәмсез калдырмыйлар. Валентинаның ире дә кайтып йөри, аңа Яшел Үзәндәге йорт турында да кайгыртырга кирәк.

Әби бу йортта күп еллар яшәгән, балалар үстергән. Хәзер аның яраткан урыны — өстәл артында, кайчандыр ире Александр Филиппович утырган урын.

Стенада аларның яшь чакта бергә төшкән портреты. Ир белән хатын 68 ел бергә яшиләр: башта иренең авылы Горбуновка Бистәсендә, ә аннары акрынлап юкка чыга барган бистәдән соңгы кешеләре һәм өч кечкенә баласы белән Черемуховога күчеп киләләр.

Торф чыгарудан кочегаркага кадәр

Александра Петровнаның зур хезмәт юлы үтүен аның сөялләнеп беткән эшчән куллары күрсәтә. 
Ул һәрвакыт оста була: иренә һәм балаларына кием-салым тегә, чигү чигә — кул эшләрен бик ярата. 
Ул биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып үсә. Хәзер ул гына исән инде.

Әтисе Петр Александрович Шабалдин 1943 елда Ленинград янындагы фронтта һәлак була. Үлеме һәм күмелгән урыны турында туганнары сугыштан соң күп еллар узгач кына беләләр. Башкаларга кебек үк, сугыш вакытында тормыш аларга да авыр була. Александра Петровна «бөтен үләнне ашадык, гел ашыйсы килә иде», дип искә төшерә.

16 яшьтән Александра берничә сезон Горький өлкәсенә торф чыгарырга йөри. Бервакыт, шахтада эшләгәндә, аңа тишек резина костюм эләгә. Александра чыланып бетә, өши, ләкин сменасын эшләп чыга. Өскә алып менгәч, бригадир аңа: «Нигә элегрәк әйтмәдең, без сине тартып чыгарыр идек?», — ди. Кыз оялган була. Юешләнеп туңудан бик каты авырып ята. Соңыннан боларның барысы да үзен сиздерә: кияүгә чыкканнан соң озак вакыт балалары булмый.

Горбуновкада Александра Петровна агач хәзерләүдә, ындыр табагында төрле эшләрдә, басуларда эшли. Валентина әнисенең аны чөгендер эшләргә алып барганын хәтерли. Аннары күп еллар җирле икмәк пешерү цехында җыештыручы булып эшли, кирәк вакытта икмәк пешерүчеләрне алыштыра. Аннары шунда ук кочегаркага күчә. Эш авыр: мичләргә үзе ташыган күмер белән яга. Шуңа да карамастан, һәрвакыт өлгер һәм җитез була, шул исәптән өй һәм яшелчә бакчасында да эшләргә өлгерә.

Югалтулар елы

Кызганычка каршы, Александра Петровна хәзер начар ишетә, һәм Валентинага аның белән кычкырып сөйләшергә туры килә. Хәтере дә сыната, күп нәрсәне оныта. Нәкъ бер ел элек, 2 апрельдә, кече улы Владимирны югалта — ул кинәт кенә инсульттан вафат була. 

Валентина Владимирның өлкән улы Денис 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән иде, дип сөйләде. Элемтәче булып хезмәт итә. Әтисе аның өчен бик борчылган, улы телефоннан бүлешкәндә, барысын да үзендә тоткан, хатынына берни дә сөйләмәгән. Болар барысы да килеп чыккан менә. Ләкин, әйтәләр бит, бәла берүзе генә килми. Денисны әтисе белән хушлашырга җибәрәләр, ә өч айдан соң, 25 июньдә, аларның алты сугышчыдан торган төркеменә ике Himars ракетасы төшә. Аларны Ростовка «200 йөк» белән алып кайтканда, машинага дрон снаряд ыргыта. Машина йөртүче белән озата баручылар котылып калырга өлгерә. Оныкны һәлак булганнан соң биш ай узгач җирлиләр — ДНК буенча идентификация узганын көтәләр. Аңа 33 яшь була.

Хуҗалыгы, таянычы һәм мәчесе Дуся

Хәзер Александра Петровнаның ике оныгы калган. Кызганычка каршы, һәлак булучысы да, калганнары да оныкчыклар белән сөендерергә өлгермәгән. Әмма калганнары әбиләре янына кайтып йөри. Күптән түгел Түбән Камадагы оныгы Евгений әнисе (Владимирның тол хатыныЗилә белән) белән кайткан булган. Әбинең ишек алдында ир-ат кулы күренә: ишегалды, сарай, мунча тәртиптә. Өйдә дә шул ук хәл: бәдрәф, канализация, бойлер, яхшы косметик ремонт. Башта Володя исән чакта нәрсәдер эшләгән, хәзер даими кайгыртуны үз өстенә Валентинаның ире алган.

Кызы сүзләренчә, әби барыннан да бигрәк ялгыз калудан курка. Ләкин әниләрен алар ташламаячак, аны карыйлар. Гаиләнең өченче әгъзасы — Яшел Үзәннән алып кайткан мәче Дуся да аңа шатлык китерә. Яраткан сандыгың һәм якыннарың һәрвакыт янәшә булганда, туган җиреңдә, туган йортыңда яшәүдән дә яхшырак нәрсә була ала?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев