Чертуш авылында тырыш, чыдам һәм шат күңелле әби яши
Җәмгыять

Чертуш авылында тырыш, чыдам һәм шат күңелле әби яши

8 гыйнварда Чертуш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Миннефигаль Шәйхетдиновага 95 яшь тулды

Миннефигаль Шәмсетдин кызы олы яшьтә булуына да карамастан, үз аягында йөри, хәтере яхшы, үзе ашарга пешерә, хәтта вак-төяк әйберләрен дә юа икән. Һәм бу 1 июньдә үз өендә абынып кулын һәм аягын сындырганнан соң да шулай дәвам итә. Ике ай ярым урын өстендә яткан әбине бертуганының малае Ринат караган. Алар хатыны Галия белән әбине аякка бастырганнар дип тә әйтеп була.

Яхшы карау һәм зур теләк Миннефигаль әбигә савыгырга ярдәм иткән: сөякләре төзәлгән һәм ул берни булмаган кебек янә актив. Хәтта, көзен бакчада бәрәңге чүпләргә дә чыккан, суган кыякларын һәм кишер яфракларын кисәргә булышкан. Ул бакчада эшләргә ярата, аягын сындырганчы (94 яшендә) хәтта бәрәңге җирен дә үзе тырмалаган. Терелеп беткәч, Галиягә: «Берүзем яши алмасам, килермен», - диеп, үз өенә кайтаруларын сораган. Галия һәм әбинең күршесе Гөлфирә аңа булышуларын дәвам иткәннәр. Күршесе ашарга пешереп алып кергән, Галиянең плитәдә калдырган ризыкларын җылыткан, кыскасы, һәрьяклап  ярдәм иткән. Хәзер инде Галиягә өйне җыештырып, идәннәр юарга гына кала.

Миннефигаль әби дүрт сеңлесеннән үзе генә калган. Соңгы 5 елда тагын ике сеңелесе вафат булган. Аның каравы, кыз туганнарының балалары аны бик карыйлар. Аларның берсе яхшы ремонтланган йортта җылытылган бәдрәф тә ясаган  - егылганнан соң, бүлмә ишегенең ике ягына тоткычлар куйганнар, ишек аша атлап кергәндә ул аларга тотына.

Миннефигаль әбинең әтисе сугыш башлануга ике ай кала вафат булган, дүртенче сеңелесе - сугыш башланган көнне туган. Бала чагы салкында һәм ачлыкта үткәнен сөйли ул. Әнисе фермада эшләгән, кызлары аңа ярдәм иткәннәр. 1944 елда Миннефигальне ФЗУга мобилизациялиләр, ә аны тәмамлагач, фронт ихтыяҗлары өчен продукция чыгара торган заводка эшкә җибәрәләр. Яшүсмерләр 12-16шар сәгать эшли торган булганнар, өлкән яшьтәге эшчеләр аз, барысы да  сугышта булган. - Заводка солдатлар кебек үк туңып, ач килеш йөрдек, - дип искә ала Миннефигаль әби. 17- яшьлек кызларны әле санинструкторлар булырга да әзерләгәннәр, Миннефигаль әби дә әлеге курсларны тәмамлаган, тик бу вакытка инде сугышлар беткән.

- Барысы да бик сөенделәр, цехлардан, торак йортлардан урамга йөгереп чыктылар. Мин беркайчан да шулчаклы кеше җыелганын күргәнем булмады, - ди әби. - Шатланалар: кемдер елый, кайсы гармунда уйный. Без дә өйгә җибәрелүебезгә сөендек.

Тик аларны бер-ике елга гына түгел, ә 10 елга мобилизацияләгәннәр икән. Заводтан 1955 елда гына китәргә мөмкин булган. Ул ябык дип саналган, чөнки анда стратегик чимал чыгарганнар (синтетик каучук заводы). Нәтиҗәдә, Миннефигаль анда каландровщик белгечлеге буенча 32 ел хезмәт куйган, 45 яшендә пенсиягә чыккан һәм тагын 4 ел эшләгән. Эштә аны хөрмәт иткәннәр: ул бик күп Рәхмәт хатларын, «Заводның хезмәт ветераны» исемен бирү турындагы документны кадерләп саклый.

Өч дистә ел эчендә Миннефигаль әби русча яхшы сөйләшә башлый. Өйдән чыгып киткәндә ул бер сүз дә белмәгән, әлбәттә, бу аңа башта бик комачаулаган.  Урыс телен, 50 ел авылда яшәсә дә, хәтерли әле. Пенсиягә чыккач та, шәһәрдә калырга теләмәгән, гәрчә аның заводтан аерым бүлмәсе булса да, ул картайган әнисен карарга кайтып китә. Әнисен яхшы караган, бәрәңге утырткан, терлек асраган. Чертуштагы бертуганнарының балаларын, әнисенең оныкларын үстерергә ярдәм иткән (хәзер шуларның берсе 17 яшьлек Нияз аңа азык-төлекләр алырга кибеткә йөри). Миннефигаль әби бу елларны бик җылы искә төшерә. Әнисе белән 15 ел яшәгән, ул 92 яшендә вафат булган.

8 гыйнварда туганнары Миннефигаль әбинең өенә - аның юбилеен билгеләп үтү өчен җыелганнар. Ул безгә Путиннан килгән котлау хатын күрсәтте. - Мине барысы да белә, хәтта Россия Президенты да, - ди әби елмаеп кына.

- Телевизор карый, дөньядагы барлык яңалыкларны белә. Дусты Рузалия апа якында гына яши, телефон аша көн саен сөйләшеп торалар, - ди Галия.

Миннефигаль әби язын яшелчә бакчасы белән шөгыльләнүне дәвам итәргә уйлый. Казаннан бертуганының кызы Рәзинә аңа ярдәм итәчәк. Рәзинә белән  Галия аңа бу эштә ел саен булышалар икән.

- Ул эшсез тора алмый, аңа хәрәкәтләнергә, эшләргә кирәк, - ди Галия. - Травма алганнан соң бераз савыккач кан басымы да җайланды. Медиклар яхшы карыйлар, ФАПтан Миләүшә һәрчак аның янына килә. Моннан тыш, егылгач рентгентта табиб аның аягында элек тә  травма булганын күргән.

Димәк, гел хәрәкәттә булуы, акрынлап кына булса да эшләп йөрүе аркасында бусы да җайланган дигән сүз.

Миннефигаль әби үз сәламәтлеген кайгыртып тора: аягы авыртса - мазь сөртә, ниндидер дәва үләннәрен кайната, дарулардан сирәк кенә цитрамон гына эчә. Кызганыч, аның күзләре илле процент кына күрә, шуңа бик үкенә, биш ел элек аның күзенә операция ясаудан баш тартканнар, соң дигәннәр.

- Мин еш авырамыйм, ләкин картлык үзенекен итә. Рәхмәт, барлык туганнар да ярдәм итә: яшелчә утырталар, мине карыйлар. Барысы да диярлек монда яшиләр. Бәдрәфнең өйдә булуына мин бик сөенәм, - ди әби.

Миннефигаль әби төшенкелеккә бирелми. Әйе, ул аралашырга, шаяртырга һәм көләргә ярата. Яшисе килә бит әле, ди.

- Безне онытмаганыгыз өчен рәхмәт, - диде ул ишек төбендә, безне озатканда. - Димәк, без әле ташланган кешеләр түгел.

- Сез нәрсә, Миннефигаль әби? Киресенчә! Сезнең кебекләр олы хөрмәттә! Олы яшьтә булсагыз да тормыштан ямь табып, шатлана беләсез, авыруларга бирешмисез. Сездән үрнәк алырга кирәк!


Нет комментариев