Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Участковый белән бер көн: бу эштә вак-төяк була алмый

Участок уполномоченныйлары башлыгы Роман Шишкин – полицейскийның көндәлек тормышы, күзәтү астындагыларга кешеләргә мөнәсәбәте һәм ни өчен хәтта иң абсурд шикаятьләрне дә игътибарсыз калдырырга ярамавы турында.

«Көне буе минем белән түзә алсагыз инде», - шундый фраза белән үз коллегасы – участок полициясе уполномоченные ялга киткәч, ике бурычны үтәүче Роман Шишкин корреспондентны үзе белән рейдка алырга ризалашты. Полиция бүлегендә очрашу иртәнге 8гә билгеләнгән. Өстәл өстендә бер өем басма кәгазьләр. «Компьютерлаштыру гасыры, ә тере имзалы кәгазь документлар – безнең эштә иң мөһиме диярлек», - дип аңлата Роман, кәгазьләрне пөхтә итеп җыеп.

Ул көнлек план белән таныштыра, ләкин шунда ук әйтеп куя: планнар теләсә кайсы минутта үзгәрергә мөмкин. Кискен борылышка әзер булырга кирәк – аның булуы кирәгрәк очраклар килеп чыгарга мөмкин.

 

Беренче тукталыш: беркетмә урынына такт һәм ышаныч

 Беренче тукталыш: беркетмә урынына такт һәм ышаныч

Беренче сәфәр – инде ике атна көндәлек контроль астында булган адрес буенча. Гаиләдә вәзгыять катлаулы, четерекле, әдәпле тыкшынуны таләп итә. «Бу проблеманы тиз генә хәл итеп булмый, - дип аңлата Шишкин юлда. - Әмма көндәлек профилактик әңгәмә кирәк».

Урында участковый бергәләп һәм аерым-аерым сөйләшү үткәрә. Аның кирәкле сүзләрне таба белүе аркасында әңгәмә үз нәтиҗәсен бирә. Тиздән аның карамагындагылар, әле күптән түгел генә конфликт яклары булган кешеләр, бер-берсенә «әни» һәм «улым» дип мөрәҗәгать итәләр. Ничек ул моңа иреште? Бу сорауга җавап көн дәвамында яңгыраячак.

 

Ленинога юл: удмурт урманнарыннан – чиксез кырларга

Киләсе сәфәр – Ленино авыл җирлегенә. «Мин эшемне ике ел элек Удмуртиядән Яңа Чишмә районына килгәч биредә башлаган идем, - дип сөйли Роман. - Мине монда «үзләренеке» дип кабул иттеләр. Фамилиям бу якныкы булып чыкты».

Юл бераз вакыт ала. Участковый әйтүенчә, удмурт урманнарыннан соң биредәге киңлекләр башта бушлык булып тоелган. «Аннары бу иксез-чиксез киңлек юлда хәтта ничектер тынычландыруын аңладым. Һәм уйлыйсың: ни өчен кешеләр бу тормышка аек күз белән карарга теләми? Күпчелек җинаятьләр бит исерек хәлдә кылына».

Исерек саташуларны тыңлар өчен һәм кызып китмәс өчен нинди нык нервлар кирәк дигән сорауга Роман гади генә итеп җавап бирә: «Мин мондый кешеләргә бәхетсезләргә караган кебек карыйм. Алар үзләрен бу читлеккә үзләре кертмәгәннәр бит инде. Барысы да балачактан башлана». Һәм ул имин булмаган гаиләдән бер малайның тарихын сөйли, аны балигъ булмаганнар эшләре буенча тәҗрибәле инспектор һәлак булудан коткарган. Хәзер теге малай – перспективалы эшче һәм яхшы гаилә башлыгы.

 

Профилактика – иң яхшы стратегия

Ленинода участковый аны хөрмәт белән сәламләгән ир-атлар белән очраша. Ул үзенең күзәтү астындагы кешенең эш бирүчесе белән әңгәмә кора, аннары – үзе белән дә. Гражданинны хокук бозулар булмавы өчен мактыйлар, ләкин участковыйга аның өйдә чакта салгаларга яратуы турында билгеле булуын йомшак кына күрсәтәләр. «Әгәр дә сез җәмәгать урыннарында исерек килеш күренмәсәгез дә, бу беркайчан да булмаячак дигән сүз түгел», - дип кисәтә Шишкин.

Кайтканда ул болай дип аңлата: «Безнең районда 7 кеше административ күзәтү астында. Гаилә-көнкүреш өлкәсендәге хокук бозулар өчен формаль рәвештә бу күзәтүгә эләгүче тагын икесе бар». Шул ук вакытта район, аның сүзләренчә, зур шәһәрләр белән процент нисбәтендә бик тыныч. Быел балигъ булмаганнар арасында нибары ике генә җинаять теркәлгән, икесе дә читтән килгән кешеләр тарафыннан кылынган.

 

Җинаятьчелекнең сезонлы «арту-кимүләре»

Участковыйларның үз сезонлы статистикасы да бар

- Җәй көне велосипед, мотоцикл һәм самокатларны ешрак урлыйлар

 - Көз көне авыл хуҗалыгы продукциясе – печән, салам, ашлык урлан

 - Кышын гаилә-көнкүреш конфликтлары һәм кар аркасында ызгышлар кискенләшә – кем аны башка кеше территориясенә салган.

- Яз көне җир бүлү буенча бәхәсләр башлана.

«Ләкин һәр хәбәргә, ул никадәр абсурд булып тоелса да, без, участковыйлар, җавап бирергә тиеш. Чөнки бу вак бәхәсләр авыр нәтиҗәләр белән зур җәнҗалга әверелергә мөмкин», - дип ассызыклый Роман.

 

Көн йомгаклары: аны өйдә көтәләр

Төшкә таба Роман корреспондентны кәгазь эше белән шөгыльләнү өчен редакциядә калдырды. Ләкин төштән соң очрашып булмады – җинаять турында хәбәр килде. «Гафу итегез, нервлары йомшак кешеләр өчен түгел иде», - дип шалтыратты ул соңрак.

Аның эш көне йомгагы, дежур тәүлекне дә кертеп, кыска: «Чагыштырмача тыныч. Җитди җинаятьләр теркәлмәде. Кешеләрдән килгән хәбәрләр буенча  вакытында чыктык. Куелган бурычлар үтәлде».

Ниһаять, төн уртасында ул өенә кайта. Анда аны табиб хатыны, яраткан мәчесе көтә, ә ишегалдында, шатланып, күптән түгел генә урамда тапкан этләре каршы ала. Роман Михайлович монда, тормышны ярата һәм кадерли белүчеләр арасында үзенә яшәү көче ала. Ул хатынына йөрәген сакларга һәм эшне өйдә дә искә төшермәскә вәгъдә итә. Ләкин һәрвакытта да килеп чыкмый, ди.

Һөнәри бәйрәм алдыннан барлык полиция хезмәткәрләренә мондый катлаулы көннәрнең азрак булуын, ә көч, түземлек һәм якыннарының ярдәме һәрвакыт җитәрлек булуын телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев