Яңа Чишмә районының җиде мәктәп укучысы 5 мең сум күләмендә район башлыгы грантын алган.
Балаларны укудагы уңышлары, республика олимпиадаларында һәм конкурсларда призлы урыннар яулаганнары өчен бүләкләгәннәр.
Грантка түбәндәгеләр ия булган:
Зирекле лицееннан Земфира ТАҺИРОВА - татар теле һәм рус әдәбияты буенча республика олимпиадалары призеры;
Шахмай урта мәктәбеннән Рузил ЗАРИПОВ - татар теле буенча республика олимпиадасы призеры;
Яңа Чишмә гимназиясеннән Гөлгенә МУСИНА - татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчесе;
Шахмай урта мәктәбеннән Лилия САТТАРОВА - татар теле буенча республика олимпиадасы һәм Г. Тукай исемендәге халыкара шигырь укучылар конкурсы призеры;
Яңа Чишмә урта мәктәбеннән Александр СКОКОВ - тормыш иминлеге нигезләре буенча олимпиаданың региональ этабы призеры;
Шахмай урта мәктәбеннән Тимур САТТАРОВ - «Татар сүзе» республика конкурсы, Г. Тукай исемендәге халыкара шигырь укучылар конкурсы һәм «Илһам» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе. (Без «ЯЧХ» битләрендә аның турында зур язма бастырган идек инде);
Яңа Чишмә урта мәктәбеннән Ксения ПОПКОВА - яшьармиячеләрнең Россия хәрби тарихын белү буенча хәрби-тарихи олимпиадасында Татарстанның иң яхшы 10 укучысы исемлегенә кергән.
Барлык призерларны да лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм укуларында бары тик уңышлар, яңа җиңүләр телибез!
Нет комментариев