Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Укытучылар иҗаты

Акбүре авылында яшәүче мөхтәрәм укытучы, мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Гөлфирә Закирова туган балачагы истәлекләре белән бүлешә, туган авылы турындагы хәтирә-уйларын шигъри юллар аша җиткерә.

Туган авылым Зирекле

Безнең авыл табигатьнең иң-иң матур җирендә урнашкан һәм мин шул җирлектә, Бөек Ватан сугышының иң кызган вакытында 1943 елда аваз салганмын. Шунда минем балачагым, үсмер елларым калган. Шул вакыт эчендә тормышның ак һәм кара яклары күп булган.

Без – сугыш арты балалары. Үземне мин 5-6 яшь вакытларыннан хәтерлим. Ул вакыттагы ашыйсы килү, әнидән ашарга сорап елаганнарым хәтеремдә.

Балачак – балачак инде ул. Аяк астында кар эри башлап, сукмак төшүгә яланаяк уйнап чаба идек. Әниләр эш кушса эшләгәнбез, тик әле генә илебездә шундый авыр сугыш булып үткәнен, илебез халкы авырлыклар кичергәнен, бик күп ятимнәр, толлар калганын да әзрәк соңрак мәктәптә укырга кергәч, җиде-сигез яшьләрдә аңлаганбыз.

Безнең чор балалары тиз “үсеп” җиттеләр. Минем апа-җиңгиләр белән камыл чабарга, куак төпләрендә чабылмый калган печәннәрне чабарга, кул арбасы белән зирек утыны, чикләвек корысы ташуларыбыз хәтеремдә калган. Язын бәрәңге утыртканда чыккан черек бәрәңгеләрне җыеп, әниләрнең катырка пешереп бирүләрен бик нык хәтердә.

Капка төпләреннән, койма буйларыннан, инеш буйларыннан, мәчет йортыннан кычыткан җыюларым, Кичү елгасындагы утраудан чизнич, төлке тамагындагы ерганаклардан дусларым белән какы, балтырган җыюларым, Колмакчы авылына бара торган урман юлыннан юа җыюларым, амбар артындагы кырдан чыпчык киндерашы җыеп ашауларым хәтеремдә калган. Үзең җыеп кайткан балтырганнан аш пешкәнен көтеп йоклап китүләр –  болар барысы да балачакның матур истәлекләре.

Мәктәпкә укырга кергәч, көзге пычракларда аякка күтәртмәле чабата, өскә апа бишмәтен киеп укырга йөрүләр, зурларга ияреп чикләвеккә барулар, кайтканда чикләвек “пиштәреңне” асып Атлар тобасы  ягыннан Кичү елгасы аша йөзеп чыгулар, алып кайтып җитә алсаң, чикләвегеңне яшереп куюлар – болар барысы да үсмер чак истәлекләре.

Шөкер, ничек була да барлык авырлыкларны җиңеп, үсеп җиткәнбез. Мең рәхмәт сиңа, авылым, авылдашларым, сыйныфташларым, укыткан укытучыларым, тирә-күршеләрем, газиз туганнарым.

Закирова (Хафизова) Гөлфирә Харис кызы. Акбүре авылы, Яңа Чишмә районы.

Туган авылым Зирекле

Зирекленең буйларында

Тәгәрәп үстек, уйнап.

Олыгайдым, тик истән чыкмый

Йөрим авылымны уйлап.

 

Сагынып кайтсам каршы йөгерә

Авылым урамнары.

Бар да якын күңелемә –

Яңгыры, бураннары.

 

Каршы ала каберлекләр,

Бик кадерле туган як.

Әти-әни, туганнарым

Җирләнгән изге туфрак.

 

Каршы ала Гәрәмәчәй,

“Таллыктагы “ талларым.

Ярдан –ярга күчерүче

“Кичүдәге” салларым.

 

Чишмәләре каршы ала,

Югары оч урамнары.

Моңаеп озатып кала

“Нарат” тау урманнары.

 

Кыр суганы, какы, юа

Безнең якларда үсә.

Үткәнне уйлап утырсам,

Барсы да искә төшә.

 

“Гөрбәш” таудан җиләк җыйдык,

Аннары аска төштек.

Тау битеннән бәреп чыккан

Чишмәсеннән су эчтек.

 

Карлыган, шомыртлар җыйдык

 “Бояр” әрәмәсендә.

Зирек утыннары җыйдык

Елның әйләнәсендә.

 

“Урыс”әрәмәләрендә

Көзен “кугыләк” җыйдык.

Әниләрне чәй эчердек

Калганыннан как койдык.

 

Балтырган дип әниләрне

Аптыратып бетердек.

Күршеләргә бүләк иттек,

Кышкылыкка киптердек.

 

“Пятый” урманнарына без

Чикләвеккә йөредек.

Әгәр зурлар ияртмәсә,

Артларыннан йөгердек.

 

Җыеп кайткан чикләвекне

Яшердек абзарларда.

Аннан саттык стаканлап

Әлмәттә базарларда.

 

Тиенләп җыйган акчаны

Чүпрәк янчыкка салдык.

Укыр өчен кирәк-ярак,

Өс киемнәре алдык.

 

“Юеш”, “коры” Моравада

Печән чаптык җәйләрен.

Көндез амбарда эшләдек -

Арымадык һич тә, һич.

 

Абый, апалар өйрәтте

Безне печән чабарга.

Чалгыны дөрес тотсын дип

Бастырдылар арага.

 

“Телеграмм баганасы

Олы юлга маяк ул”

Дип, җырлыйлар җырларда,

Печән чаптык, урак урдык

Таш та җәйдек юлларда.

 

Яшик диеп башак җыйдык

Бала-чага, сабыйлар.

Чыбыркылар белән куды

Кырлардан “зур”абыйлар.

 

Кизләүнең тау башларында

“Котылышлар” уйнадык.

Үсмер чаклар, ач булсак та

Уйнаулардан туймадык.

 

Күңелгә уеп язылган

Язгы сабан туйлары.

Боз киткәндә җыела торган

Кара яр тугайлары.

 

Яшелчә су буйларында

Юлы туры тавының.

Без басмаган сукмаклар юк

Почмагы юк авылымның.

 

Туган авыл, туган яклар

Бигрәк якын куңелгә,

Туган туфрак, туган нигез

Онытылмый гомергә.

 

Җилләр алып китә ерак

Торналар тавышларын,

Йөрәктән алып киталмый

Сагыну сагышларын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев