Укытучылар көне белән!
5 октябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәм - Укытучылар көне алдыннан барлык мөгаллимнәрне һәм педагогик хезмәт ветераннарын район башлыгы Егор Тарнавский котлады.
Котлауда, бу белем бирү процессында укытучыларның роле һәм казанышлары билгеләп үтелә торган көн, диелә. Бу көнне без ата-аналарга һәм барлык гражданнарга бер минутка гына булса да укытучыларын искә алып, үз тормышларында аларның нинди йогынты ясаулары турында уйланырга чакырабыз. Педагогларга без яңа эзләнүләр, ачышлар, ә сыйныфларда дустанә атмосфера булуын телибез. Укытучыларның һәр эш көне балаларның белемгә омтылулары, аларның дөрес җаваплары белән билгеләп үтелсен. Һәммәсенә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади эзләнүләр, югары максатларга ирешү, бәхет һәм гаилә иминлеге теләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев