Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ураза гаете белән!

9 апрельдә мөселманнар өчен изге Рамазан ае төгәлләнә һәм 10 апрельдә Гает бәйрәме билгеләп үтелә.

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов районның барлык мөселманнарын бәйрәм белән котлыйлар. Котлауда ай дәвамында мөселманнарның ризыктан тыелып торулары — ураза тотулары, күркәм эш-гамәлләр башкарулары, ифтар-мәҗлесләре оештырулары, тәравих намаз укулары һәм көн саен догалар укып, рухи байлыкка ирешүләре билгеләп үтелә.

Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә исәнлек-саулык, иминлек, игелекле эшләрендә уңышлар, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен, Рамазан аендагы изге ниятләр һәм кылган гамәлләр мөселманнарның эшләрендә дәвам итсен, дигән теләк теләнә.

Район мәчетләрендә бәйрәм вәгазе һәм гает намазлары 10 апрельдә иртәнге сәгать 5тә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев