Шахмай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее”нда күңелле сәяхәттә булдылар.
Экскурсиянең максаты: балаларда тарихка, мәдәнияткә һәм туган якның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт, әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү.
Балалар өчен музей залындагы төрле экспозицияләр янында танып-белү юнәлешендәге бик кызыклы һәм эчтәлекле мәгълүмат бирелде. Бигрәк тә әби–бабайларыбызның кул эшләнмәләре, тормыш-көнкүрештә кулланган әйберләре турында балалар игътибар белән тыңладылар, экспонатларны бик җентекләп карадылар. Мавыктыргыч вакыт сизелми дә узып китте.
Бух акта редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаутдинова хәбәр итте.


Нет комментариев