Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Утыз ел кешеләргә игелекле хезмәттә

Эш кешесе

Тәбрис Әбелҗәдит улы Шәйдуллин  туган авылының төзегрәк, матуррак булуына үзенең саллы өлешен керткән шәхес. Андыйлар турында гадәттә  үз бәхетен туган җиренә хезмәт итүдә тапкан, дип әйтәләр.

1965 елда Әдәмсә авылында туган ул. 1987 елда армиядән кайткач, Чистайда техникум тәмамлап, колхозга эшкә урнаша. Егетне гаражга тәэминатчы итеп куялар. Май аенда эшли башлый, сентябрьдә яшь белгечне колхоз председателе Михаил Борисов чакырта да: “Прораб кирәк, сиңа шул вазифаны йөклисебез килә ”, - ди. Егерме ике яшьлек  егет була ул чакта Тәбрис, 1993 елга кадәр прораб булып эшли.

-Авылда клуб белән мәктәп төзедек, мәчет нигезен салуда катнаштым, - дип санап китә Тәбрис ул елларга әйләнеп карап. – Гел юлда идем. Ул вакытта әле Кама аша күпер дә юк иде, материал юллап та, документ эшләре белән дә  кичүдә (переправада) чиратларда күп торырга туры килде. Клубны -Чистайлар, мәктәпне Әлмәтләр төзеде, газны Лениногорскилар кертте. Проектлар бар да Казанда ясатылды.

Шул юлларда күп йөри яшь егет – эшенең җаваплылыгын да, кирәклеген дә аңлап эшли.

1993 елда район газлаштыру эше белән шөгыльләнә башлый. Михаил Александрович янә чакырта ир-егетне. Газлаштыру буенча җаваплы кеше кирәк булачак, дип, Казанга ике атнага укырга җибәрә. 1994 елдан Әдәмсә авылында газлаштыруга тотыналар, 1995 елда газ кертелә. Бу эштә авылның һәр кешесе катнаша дип әйтү дә дөрес булыр: һәркем чокырын казый, баганалар утырта.

Колхоз рәисе слесарь хезмәтен башкарырга да кирәк булачак дигәч, анысыннан да баш тартмый Тәбрис: эш өчен кирәк булгач, икеләнеп торуны тиеш санамый. Шул рәвешле, озак еллар ике эшне алып бара - газ буенча җаваплы кеше булып та эшли, слесарь да була (колхоз таралганчыга кадәр).

Менә утыз елдан артык Тәбрис Шәйдуллин Әдәмсә белән Бакташ халкына газлаштыру буенча хезмәт күрсәтә.

Ир-егетне ерак юлларга озатып-каршы алучы, борчу-гамьнәрен үзенеке кебек итеп аңлаучы, 33 ел гомер юлыннан бергә янәшә  атлаучы тугры тормыш иптәше - Гөлсинәсе бар. 1992 елдан бирле алар бер оя булып яши – ике бала үстерә, хәзер исә дүрт оныкка сөенә.

“Аның төп сыйфатлары – ярдәмчеллек һәм тырышлык. Һәркемгә булышырга әзер”, - ди Гөлсинә ханым аның турында.

Чын хезмәт кешесенең шундый ул: кычкырып, мине күрсеннәр дип йөрми, үзе сайлаган эшне намус белән башкара, хезмәтенең башкалар өчен кирәклеген аңлап эшли. Авылны, гомумән, тормыш агышын да менә шундый булдыклы, тыйнак, игелекле, хезмәт сөючән кешеләр тотып тора.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев