Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Үз планетаңны сакла, чөнки ул берәү генә»

15 апрель — Экологик белем көне.

Бу — Җир шарында яшәүче барлык кешеләргә экологик проблемалар турында искәртү көне, чөнки алар кешелекнең юкка чыгу куркынычын тудыра. Бу — һәр кешене киләчәк буыннар өчен табигатьне саклап калу өчен ниләр эшли алуы турында уйланырга мәҗбүр итү.

Әлеге көн уңаеннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалы мөдире «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Үз планетаңны сакла!» дигән дәрес үткәргән.

Дәрес барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен белгәннәр, кешеләрнең табигатькә нинди зыян китерүләре һәм аны саклап калу өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында фикер алышканнар. Балалар викторина сорауларына җаваплар биргәннәр, үсемлекләр, хайваннар һәм кошлар турында табышмаклар чишкәннәр. Чүп-чарларны аерып, төрле пакетларга тутырганнар, табигатьне сакларга өндәүче рәсемнәрне буяганнар.

 15 апрель — Экологик белем көне.

 15 апрель — Экологик белем көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев