Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Вячеслав Козлов: «мөрәҗәгатьләр игътибарсыз калмаячак»

Ел саен 9 декабрьдә Россиядә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Коррупциягә каршы тору һәм районда моңа кагылышлы нинди чаралар үткәрелүе хакында без район башлыгы Вячеслав Козлов белән сөйләштек.

- Коррупциягә каршы тору мәсьәләсе бик кискен тора. Ришвәтчелек, бюджет акчаларын урлау белән бәйле шау-шулы җинаять эшләре кузгатыла. Яңа Чишмә районында бу өлкәдәге вазгыятьтә хәлләр торышы ничек?

- Көндәлек хезмә-тебездә без эшебезнең максималь үтә күрен-мәлелегенә, мәгълүмати ачыклыкка омтылабыз. Районда уздырыла торган барлык чаралар муниципаль программага туры китереп һәм Яңа Чишмә муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чаралар планы кысаларында гамәлгә ашырыла.  Комиссия составына контроль-күзәтчелек органнары, иҗтимагый оешма вәкилләре керә.

Комиссия утырышларында без дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәләрендә коррупция куркынычларын, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, ТКХ, торак сәясәте өлкәләрендә «көнкүреш коррупциясе»н киметү, социаль ярдәм чаралары күрсәтү, муниципаль контрактларны үтәү нәтиҗәләрен карыйбыз.

Әйтик, быел корруп-циягә каршы тору комиссиясенең 3 утырышы үткәрелде, анда 18 мәсьәлә каралды, аларның нәтиҗәләре буенча 19 контроль йөкләмә бирелде. Быел Яңа Чишмә районында муниципаль хезмәткәрләргә карата бер генә дә җинаять эше кузгатылмаган.

- Программада коррупциягә каршы эшчәнлекнең нинди юнәлешләре язылган?

- Программа чаралары системасына коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән хокукый һәм оештыру чараларын тәэмин итү, муниципаль хезмәт узуга бәйле чикләүләрне һәм тыюларны үтәүне контрольдә тоту механизмын камилләштерү керә. Муниципаль ихтыяҗлар өчен хезмәт күрсәтүдә товарлар китерүгә һәм эшләр башкаруга заказлар урнаштыру өлкәсендә коррупциягә каршы тору мөһим. Без халыкта мондый гамәлләргә түземсез мөнәсәбәт булдыру максатыннан коррупциягә каршы актив пропаганда үткәрергә тырышабыз. Конкрет эш коррупция куркынычы аеруча югары булган өлкәләрдә үткәрелә - бу җир һәм милек мөнәсәбәтләре, эшмәкәрлек эшчәнлеге.

Хакимият һәм җирле үзидарә органнарында, предприятиеләрдә, учреждениеләрдә, оешмаларда коррупциягә каршы аңлы караш формалаштыру төп бурыч булып тора. Коррупция белән бәйле бар нәрсәне кабул итмәү һәм моннан читләшү идеясе законнарның үзендә салынган. Аны гражданнарга һәм хезмәткәрләргә дөрес җиткерү генә кирәк.

- Закон нигезендә, барлык хезмәткәрләр керемнәре һәм чыгымнары турында мәгълүмат бирергә тиешме, шундый мәгълүматларны барысы да бирдеме?

- Әйе, барысы да, йөз процент. Алай гына да түгел, бюджет учреждениеләре җи-тәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары да керемнәре турында мәгълүматлар тапшыра. Районда керемнәр турындагы мәгълүматларның тулылыгын, дөреслеген анализлауга һәм тикше-рүгә аерым игътибар бирелә. Агымдагы елда 6 муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Җаваплылыкка килгәндә, моңа безнең карашыбыз принципиаль - законны боздыңмы, димәк җавап та бир. 

- Вячеслав Михайлович, аңлатыгыз әле, «Мәнфәгатьләр конфликты» нәрсә ул?

- Мәнфәгатьләр конфликты, гади тел белән әйткәндә, ул кешенең үз хезмәт бурычларына да карамастан дустанә, гаилә яки башка мәнфәгатьләрне өстен куеп эш итәргә мәҗбүр булуы.     Мондый хәл булмасын өчен, барлык хезмәткәрләр, авыл җирлекләре башлыклары һәм оешма җитәкчеләре барлыкка килергә мөмкин булган мәнфәгатьләр конфликты турында хәбәр җибәрергә тиеш. Бу, нигездә, туганнарын яки танышларын эшкә урнаштыру белән бәйле. Аннары әлеге хәбәрне район комиссиясе карый, ул исә яртылаш диярлек иҗтимагый оешма вәкилләреннән тора.  Әгәр дә муниципаль хезмәткәр шундый очрак хакында хәбәр итмәсә һәм бернинди чаралар күрмәсә, аңа ышанычны югалту сәбәпле, эштән азат итү һәм элек ирешкән барлык казанышларыннан мәхрүм итү яный.

Агымдагы елда 4 муниципаль хезмәткәр һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 22 җитәкчесе мәнфәгатьләр конфликты ихтималлыгы турында хәбәр иттеләр. Барлык гаризалар да комиссия тарафыннан каралды.   

- Районда яшәүчеләр ришвәтчелеккә каршы көрәштә ничек катнаша алалар, алар коррупция фактларына дучар булганда нәрсә эшләргә тиешләр?

- РФ ҖКның 291 ст. буенча, ришвәт бирүче кеше бу турыда хокук саклау органнарына үз теләге белән хәбәр иткән һәм алга таба да әлеге җинаятьне ачыклауга һәм тикшерүгә актив ярдәм күрсәткән очракта, җаваплылыктан азат ителә.

Бездә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча даими «Кайнар линия» телефоны эшли - 8 (84348) 2-32-49 һәм «Хәбәрдарлык тартмалары» да бар. Яңа Чишмә халкын коррупция фактлары турында тиз арада хәбәр итүләрен сорыйм, моны аноним рәвештә дә эшләп була. Хәзергесе вакытта социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләр дә хакимият органнарының халык белән элемтәгә керүнең популяр ысулы булып тора. Рәсми аккаунтларда без халык белән аралашып, төрле проблемалар турында фикер алышабыз, яңачишмәлеләр безнең эшебездә булган теге яки бу кимчелекләр турында үз фикерләрен белдерәләр һәм монда без һәрвакыт халык мөрәҗәгатьләрен тыңларга һәм кабул итәргә әзер. Сез миңа - социаль челтәрләрдә яки рәсми аккаунтларыбызда яза аласыз.

- Вячеслав Михайлович, әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Әңгәмәне Ирина Лобачева үткәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев