Мини-ферма төзү күп проблемаларны бетерәчәк.
Әдәмсә авылыннан Гайнуллиннарның шәхси ярдәмче хуҗалыгында 28 баш МЭТ бар, шулардан 13е савым сыеры, 70 сарык, 4 ат, 80 баш кош-корт. Хуҗалыктагы эшләрне хатыны Рания белән башкаралар.
-Мин хуҗалыктагы эшләрне авыр дип санамыйм, - ди ШЯХ хуҗасы Хәмзә Гайнуллин, - ни эшләгәнеңне белсәң, ул, һава торышына да, башка шартларга да карамастан, планлы рәвештә бара. Иң мөһиме - терлек азыгы үстерү һәм запас азык туплау, бөртеклеләр сатучысын табу һәм аның белән сатып алу турында килешү. Шундый ике ышанычлы ноктам бар (күршедәге КФХ), өстәвенә, ике пай җире. Ә люцернаны 4 гектар арендаланган җирдә үзебез үстерәбез. Җитәрлек күләмдә печән әзерлибез. Печән чабуда безгә җәй көне шәһәрдән махсус кайтучы абыйларым булыша, шулай ук Нәкыйп абыем үзенең хатыны Клавдия белән ярдәм итәләр.
Кырда һәм хуҗалыкта Т - 40 һәм ЮМЗ тракторлары ярдәм итә, ватылса, авылдашым һәм дустым, техниканың барлык нечкәлекләрен белгән Алексей Шишкинга мөрәҗәгать итәм.
Һәм, әлбәттә инде, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ШЯХларга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары да нык булышлык күрсәтә. Хәмзә Гайнуллин элиталы таналар сатып алуга шундый ярдәмне алган. Район хакимиятендә дә яңа ферма төзелешендә ярдәм итәргә вәгъдә иткәннәр.
Ферманы Кичуй елгасы артында төзергә планлаштыралар. Хәзер анда үскән агач-куаклардан чистарту буенча зур эш алып барыла.
«Ферманың яңа урыны күп кенә проблемаларны «ябачак», ә алар бүген бар, ни дисәң дә, мал-туар булгач, тирә-юньгә ис тә тарала бит. Әлбәттә, терлекләргә дә яңа бинада иркенрәк булачак һәм безгә дә аларны көтүгә чыгару якынрак булачак: электркөтүче елга артында - тауга куелган», - дип сөйли ШЯХ хуҗасы. - Әти-әниебез дә мал-туарны һәрчак күп асрады, без абыйларыбыз белән, әлбәттә, аларга ярдәм иттек һәм бар нәрсәгә дә өйрәндек. Минем зур хуҗалык булдыруыма 7-8 ел гына әле. Ә моңа кадәр 2-3 баш кына мөгезле эре терлек иде».
Баксаң, Хәмзә үзенең һөнәри эшчәнлеген ЭЭМ сафларында хезмәт иткәндә үк башлаган. Армиядән соң ул полициядә 2 ел хезмәт иткән, аннары урман һәм авыл хуҗалыкларында эшләгән. Һәм соңыннан аның өчен иң яхшы эш (матди яктан гына да түгел) шәхси ярдәмче хуҗалык булдыру икәнлеген аңлаган.
«Минем әлләни зур хыялым юк югын. Планнар күп, әмма әлегә иң мөһиме - терлекләргә уңайлы ферма төзү», – дип уртаклашты ШЯХ хуҗасы Хәмзә Гайнуллин.
Нет комментариев