«Хәрәкәттә булырга һәм Аллага рәхмәт әйтергә кирәк»
Март башында Петропавел Бистәсендә Мария Михайловна Коротина 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Зур булмаган авыл өчен озын гомерле авылдашларының түгәрәк датасы – вакыйга булса, туганнары өчен тормышы сугыш чорын, ерак юлларда йөрүләр, кече ватанга кайтуларны үз эченә алган хатын-кыз тарихын сөйләү өчен сәбәп тә ул.
Сугыш чоры баласы
Мария Михайловна зур крестьян гаиләсендә унынчы, соңгы бала булып дөньяга килә. Аның балачагы сугышның кырыс елларына туры килә. Әтисен һәм бер абыйсын фронтка алып китәләр. Соңрак үлем хәбәре килә – абыйсы хәбәрсез югала. Әнисенең кулында ике кечкенә бала - Маша һәм яшүсмер абыйсы гына кала. Ул вакытта инде апа-сеңелләре аерым яши: кайсылары кияүдә, кайсылары шәһәргә киткән була.
Ач яшиләр. Авыл халкы, кача-поса, басулардан туң башаклар җыя. Мария Михайловна әле дә авыр сулап искә төшерә: аларны ашаучылар барысы да үлә. Әнисе белән абыйсын да шундый ук язмыш көтә. Кызны әнисенең теге башакларны бирмәве генә коткара. Хатынын күмәргә фронттан әтисе кайта. Ул: «Балалар йортына бирмим, кызымны үзем үстерәчәкмен», - дигән карарга килә. Алты елдан соң гына өйләнә.
Өйгә үги әни килгәч, ул чын ятимлекнең нәрсә икәнен аңлый. Хатын аз сүзле була, үги кызына игътибар итми, ә үз баласы тугач, бигрәк тә кырыслана. Машага 16 яшь тулу белән, әтисе аңа мөстәкыйль тормышка фатиха бирә: «Үзеңә акча эшләргә вакыт».
Иваново, Алексеевск һәм көтеп алынган үз йорты
Башта Иваново: төзелеш, нянька булып эшләү, шәхси квартиралар. Анда беренче ирен очрата, кызы Валентина туа. Ивановодан гаилә иренең туган ягына – Алексеевск авылына күченә. Әмма гаилә тормышы барып чыкмый, һәм өч елдан соң алар аерылышалар.
Икенче никах бәхетле булып чыга. Ире белән, ул да Алексеевскиныкы, уллары Александрны тәрбияләп үстерәләр. Семья зур хуҗалык тота, Мария Михайловна колхозда төрле эшләрдә эшли. 1990 елда, пенсиягә чыккач, Мария Михайловнаны «туган ягы тарта». Бу вакытта инде алар берничә ел Төньякта яшиләр. Алексеевскида туганнары булмый, ә Петропавел Бистәсендә апалары, туганнан туган энеләре яши, аның бөтен балачагы шунда үтә. Төньяктан үзләренекеләр янына кайтырга булалар.
— Пенсиягә чыккач, туган ягыбызга кайттык, - дип сөйли әби. - Йорт сатып алдык, тагын сыер, сарык, дуңгыз, каз асрадык.
Әтисе белән ул һәрвакыт элемтәдә тора, кызы белән аның янына кайтып йөри, күмәргә бара.
Ире белән Мария Михайловна 58 ел яши. Ул моннан биш ел элек вафат булган.
Дүртенче йорт һәм гаилә тылы
Мария Михайловна үзенең тугызынчы дистәсен каршы алган йорт – инде дүртенчесе. Яр буе урамындагы хәзерге хуҗалыгы - үзенчәлекле. Ул кайчандыр ата-аналар йорты торган урыннан өч йорт аша гына.
Самарада яшәүче һәм төньякта вахта ысулы белән эшләүче улы Александр бу йортны әнисе өчен сатып алган, йорт капиталь ремонттан соң булган. Кызы Валентина линолеум, обойлар, мебель, техника – барысын да үзе җайлаган, бар да кул астында. Оныклары Һәм оныкчыклары, ә алар әбидә бишәү, онытмыйлар, кайталар, киләләр, шалтыраталар.
Инану һәм хәрәкәт – иң мөһиме
Мария Михайловна – динле кеше. Аның өстәл китаплары: Библия, Евангелие, Псалтырь һәм хәтта «Балалар Библиясе». Һәр көнен шуларны уку һәм догалар белән башлый һәм тәмамлый. Аллага аңлы рәвештә 80 яшендә килә, һәм, аның сүзләренчә, бу яшәргә булыша, авыр минутларда ярдәм итә.
- Ашаганнан соң, әлбәттә, Ходайга сәламәтлегем һәм озын гомер биргәне өчен рәхмәт укыйм, — ди юбиляр.
Инде биш ел әнисе белән яшәүче һәм аны караучы Валентина билгеләп үткәнчә, әнисенең күңел күтәренкелеге сере — даими хезмәттә. Картлык авыруларына (кан басымы, үт куыгындагы ташлар) карамастан, Мария Михайловна кул кушырып утыра алмый. Ул яшелчә бакчасын карый, җәй көне иртәдән кичкә кадәр су сибә, казый, чәчәкләр үстерә. Кызының ял итәргә үгетләвенә карамастан, кышын кар чистарта.
- Мин сине кызганам, - ди ул кызына һәм көрәккә үрелә. - Пульсны яхшырту өчен хәрәкәтләнергә кирәк.
- Кан басымым түбәнрәк минем, - дип аңлата әби безгә, - ә бераз эшләп алсаң күтәрелә.
- Әни үзенә эшне һәрвакыт таба, - дип дәвам итә Валентина, - әле мунчага утын алып килә, мунча ягып җибәрә, әле утын кисәргә тотына. Кайтканда, әлбәттә, энем ачулана. Һәрнәрсәдә ярдәм итәргә ашкынып тора, хәтта ремонтта да. Тик утырмау яхшырак, ди.
Бервакыт Валентина дус хатыннары белән җиләк җыярга китә. Караса, ерактан таныш гәүдә күренеп китә. Әнисе, хатыннарның кая киткәннәрен белеп, әкрен генә алар артыннан ияргән: «Әлегә булдыра алганда җыйыйм әле», - ди. Көне буе алар белән бергә җиләктә йөреп кайта.
Күңеле яшь
Мария Михайловнага карап, аңа 90 яшь булуына ышануы кыен. Валентина да үз яшеннән яшьрәк күренә: генетика, - дип елмая хатын-кызлар. Ивановода яшәүче яшьтәше, туганнан туган сеңелесе, аның әле һаман кар да чистартуын, җиләк җыярга тауга менеп йөрүен белгәч шакката. Үзе инде көчкә таяк белән генә йөри.
-Исән вакытта эшләргә кирәк, - ди Мария Михайловна. - Картайган көнемдә ялгызым гына түгел, кызым минем белән. Икәүләп күңеллерәк.
Әбине юбилее белән котларга балалары, оныклары килә. Юбилей көнендә авыл җирлеге администрациясеннән җырлар һәм бүләкләр белән клубтан кызлар килеп китә.
Яр буендагы йортта җылы һәм якты. Валентина бүлмә чәчәкләре үстерә, ишегалдына таш түшәлгән, бөтен җирдә чисталык. «Әни нидер эшләргә теләсә, мин комачауламыйм. Иң мөһиме, ул актив һәм бәхетле булсын».
Ә Мария Михайловна үзе, үткән юлларына борылып карап, болай ди:
- Ходай күпме гомер бирсә, шулкадәр яшәрмен. Хезмәттә булырга тырышам һәм Аллага шөкер итүдән туктамыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев