Бу елның өч аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 5 контроль тикшерү үткәрелгән.
5 очракта 5 закон бозу очрагы ачыкланган, аерым алганда: алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибе буенча - 3 факт; алкогольле продукцияне ваклап сату буенча декларацияне вакытында тапшырмау - 2 очрак.
Ачыкланган закон бозулар буенча түбәндәге чаралар күрелгән: ТР Чистай шәһәр суды тарафыннан 15 мең сумга штраф билгеләнгән; ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан 1 карар буенча кисәтү чыгарылган.
«Халык контроле»нә гражданнардан алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында 2 мөрәҗәгать кергән, алар расланмаган.
Нет комментариев