Яңа Чишмә районында хәмер сату арта
Районда алкогольне 41 сәүдә объектында 19 оешма ваклап сата.
Район үзәгендә алкогольне - 12 коммерция оешмасы һәм «Татспиртпром» АҖ челтәренең бер объекты; авыл җирлекләрендә - «Татспиртпром» АҖ ваклап сату челтәренең 13 объекты, Татпотребсоюзның ике объекты һәм 13 коммерция оешмасы сата.
Гыйнвар-март айларында 2021 елның беренче кварталы белән чагыштырганда сату 10%ка арткан. Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан - 0,1 мең дал, фирма челтәре - 0,6 мең дал (19%ка кимегән), коммерция структуралары тарафыннан - 3 мең дал (14%ка үсеш) сатылган. Сатуның гомуми суммасы - 3,8 мең дал ( түгәрәкләп алганда).
Читтән кайтарыла торган алкоголь буенча сату - 7%ка, читтән кертелә торган аракы буенча - 6%ка, республикада җитештерелгән алкоголь һәм аракы буенча - 11 һәм 8%ка, җан башына - 10%ка арткан һәм бер кешегә 3 литр тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев