Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр өчен сораштыру: «Татарстанда вакытны күчерергә кирәкме?»

РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Олег Морозовның (хәзер РФ Дәүләт Думасы депутаты) һәм Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козловның сайлау алды очрашулары барышында хезмәт коллективларында күп кенә сораулар яңгыраган һәм тәкъдимнәр бирелгән иде.

Алар арасында шундыйрак тәкъдим дә булды - Татарстанда вакытны 2 сәгатькә алга күчерергә (ягъни Мәскәү вакытына +2 ) һәм моны закон белән расларга.

Яңачишмәлеләр социаль челтәрләрдә «Татарстанда вакытны Мәскәү вакытыннан 2 сәгатькә алга күчерүгә алар ничек карый» дигән сорау буенча сораштыруда катнашканнар.

Барлыгы 156 җавап алынган һәм катнашучыларның 46%ы (71 кеше) уңай җавап биргән, ә 85 кеше (54%ы) вакытны күчерү турындагы тәкъдимне хупламаган.

Без дә газета укучыларыбызга шул ук сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдык - Татарстанда вакытны күчерергәме яки Мәскәүнеке кебек калдырыргамы?

Сезнең җавапларны октябрь ае дәвамында кабул итәбез. Сез 2-21-46, 2-24-32, 2-23-46 телефон номерлары буенча шалтыратып, газетаның sheshminskaja-nov@tatmedia.com электрон почтасына яисә Яңа Чишмә авылы, Ленин ур., 102  йорт адресы буенча  хат язып, үз фикерегезне җиткерә аласыз. Сораштыру нәтиҗәләре ноябрь башында басылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев