Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташканнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 22 хәбәр теркәлгән, бер җинаять эше кузгатылган.

 Ришвәт бирү

21 февральдә иртәнге сәгать 9лар тирәсендә Акъяр авылы янында җиңел автомобиль шоферы гр. К. ЮХИДИ хезмәткәренә, административ хокук бозу турында беркетмә төземәсен өчен (страховка булмау) 1000 сум күләмендә ришвәт бирергә маташкан. Тик нияте барып чыкмаган һәм машина йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган.

Җинаятьләрне профилактикалау һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча чаралар

Атна эчендә 25 граждан адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән:

- кыйнау – 2

- җәмәгать урынында хәмер эчү - 2

- исерек килеш җәмәгать урынында пәйда булу - 1

- махсус хезмәтләрне ялган чакыру – 1

- җәмәгать урыннарында булганда санитар кагыйдәләрне үтәмәү - 17.

ЮХКен бозган өчен 53 шофер җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев