Яңа Чишмә районында үз-үзеңне изоляцияләү режимы 12 майга кадәр озайтылды.
Санэпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, эшләми торган көннәр, хезмәт хакын саклап калып, 11 майга кадәр озайтылган.
Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин төбәкләр башлыклары белән кичә узган видеокиңәшмәдә белдерде.
Ул шулай ук коронавирус белән зарарлануның иң кискен күтәрелеше әле узмаган булуын һәм бөтен җирдә үз-үзеңне изоляцияләү, җыйнаклык һәм дисциплинаны үтәргә кирәклеген билгеләп үтте.
12 майдан әкренләп үз-үзеңне изоляцияләүдән чыга башлау планлаштырыла, ул профилактиканың нәтиҗәле чараларының берсе булып тора.
Алда май бәйрәмнәре һәм без барлык район халкын үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә, туганнарга, дусларга баруны башка вакытка кичектерергә чакырабыз. Өйдә калыгыз, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз.
Нет комментариев