Коррупциягә - юк!
Яңа Чишмә муниципаль районының Инстаграм челтәрендәге рәсми аккаунтында (хәзергесе вакытта 4857 язылучы) Яңа Чишмә РҮХдә коррупция күренешләре белән очрашуы турында халык фикерен өйрәнү максатыннан сораштыру үткәрелгән.
Сораштыру нәтиҗәләре турында безгә район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева сөйләде:
-Сораштырылучыларның күпчелеге, ягъни 72,5 %ы (117 кеше) РҮХдә коррупция фактлары белән очрашмавын күрсәткән, әмма 13,5 %ы мондый хәл белән очрашуын билгеләп үткән, тагын 14 % “әлеге сорауга җавап бирергә кыенсынам”, дип җавап биргән. Коррупция фактлары турында хәбәр итәргә сораштырылучыларның бары тик 30%ы гына әзер икән (41 кеше), 55%ы коррупция фактлары турында хәбәр итәргә әзер түгел, 155 кеше бу сорауга җавап бирергә кыенсынган.
“Мондый фактлар турында нинди ысул белән хәбәр итәр идегез”, дигән сорауга сораштырылучыларның 37%ы шәхси мөрәҗәгатьне сайлаган. “Коррупция фактлары турында кемгә яки кая хәбәр итәр идегез”, дигән сорауга респондентларның 30%ы хастаханә җитәкчелегенә, ә 24%ы хокук саклау органнарына, дип җавап биргән.
Сораштырылучыларның 82%ы “ришвәт биргәнем юк”, дип язган, әмма респондентларның 11%ы (10 кеше) 500-1999 сум күләмендә ришвәт бирүен күрсәткән, тагын 5 кеше( 5%) 10 меңнән артык сум ришвәт бирүен билгеләп үткән, сораштырылучыларның 2%ы 2 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр ришвәт бирүен күрсәткән.
Сораштырылучыларның 19 %ы (14 кеше) аларны ришвәт бирергә этәрә алырлык сәбәпләр арасында – үзләренә карата мөнсәбәтнең яхшырак булуга һәм нинди дә булса эшнең сыйфатлырак башкарылуына ирешү теләкләрен атаган.
Сораштырылучыларның 20%ы соңгы елларда сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция очраклары күпкә азрак, дип саный,ә респондентларның 46% ы бу сорауга төгәл җавап бирә алмый.
"Бүген медицина өлкәсендәге коррупциягә каршы көрәш турында ешрак ишетелә. Кагыйдә буларак, сүз көнкүреш коррупциясе турында бара. Әмма пациентларның бу төшенчәгә карата мөнәсәбәте төрлечә, кайбер пациентлар бүген матди бүләкләүдән башка сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкин түгел, дип фикерли, һәм асылда, медицина хезмәткәрләренә үз вазыйфаларын тиешенчә башкарганнары өчен «рәхмәт» белдерелә. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупция фактлары гражданнарның медицина берләшмәсе вәкилләренә ышанычын бетерә, чөнки кешеләр аңында табиблар – ярдәм итәргә, гомерләрне саклап калырга тиешле кешеләр. Сәламәтлек саклау өлкәсендә көнкүреш коррупциясенә каршы тору бик мөһим", - дип ассызыклады Ирина Игоревна.
Нет комментариев