Яңачишмәлеләрнең йортларында янгын белдерүче җиһазлар урнаштырылган
Яңа Чишмә районында ГТХМның вәкиле янгын белдерүче җиһазлар алуда ярдәм иткән.
Язгы каникуллар алдыннан Яңа Чишмә гимназиясендә ЭЭМ, ГТХМ, Мәгариф бүлеге, мәктәп җитәкчеләре, һәм ата-аналар катнашында гомумрайон ата-аналар җыелышы узган иде.
Язгы каникуллар вакытында балалар куркынычсызлыгы турында сөйләгәндә, 124 нче янгын часте начальнигы урынбасары Руслан Меретяков гаиләләргә өйләренә янгын хәбәрчеләре сатып алырга һәм урнаштырырга тәкъдим иткән (бигрәк тә өйдә кечкенә балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр булса). Әлеге датчикларны сатып алу өчен акча җыю турында уртак карар кабул ителгән. Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре датчикларга булган ихтыяҗны ачыклап, Р. Меретяковка янгын хәбәрчеләрен сатып алуга заказ биргәннәр. Өч атнадан соң ул 61 автоном янгын хәбәрчеләрен мәгариф бүлегенә китергән, һәм җиһазлар гаиләләргә таратылган. Аның кайгыртуы һәм хезмәттәшлек итүе нәтиҗәсендә бу җайланмалар күп гаиләләргә тыныч яшәргә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев