Җәмгыять

Ярминкәдә ит байтак иде

Үткән шимбәдә район үзәгендә икенче көзге ярминкә булып үтте.

Монда районда яшәүчеләрнең кайберләре үзләреннән арткан авыл хуҗалыгы продукцияләрен сата алса, икенчеләре үзләренә кирәк булган нәрсәләрне алардан сатып ала алды, ике якка да файда булды.
Ярминкәдә иттән күп нәрсә юк иде, бавыры, йөрәге, бөере, баш-аяк ише субпродуктлар да җитәрлек булды. Яңа тоткан балык яратучыларга Чулман елгасыннан тотылган чуртан, сазан тәкъдим иттеләр, бик үтемле булды. ШЯХ-тан бер хуҗа килограммы 400 сумнан суытылган каз түшкәләре алып килгән, үрдәкнекеләр дә бар иде. Һәрвакыттагыча камыр ризыкларының да ниндие генә юк: балык, каймак, эремчек белән пешерелгән бөккәннәр, пицца - бар да бар , килосы 400 сум торган ак майны да тиз арада алып бетерделәр. Болардан тыш бал, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, кипкән җиләк-җимеш, кышка әзерләнгән яшелчә салатлары, литр ярымы 50 сумнан сөт үз сатып алучыларын тапты. Промышленность товарларыннан киез итекләр алып килгәннәр, өлкәннәр, балалар өчен ниндие генә юк, резина аслысы, теккәне, чиккәне, сарысы, агы, карасы - сайлап кына аласы. Сезоны да җитте бит.
Капчыкка төялгән бөртекләндерелгән чөгендер түбе белән машина, тоннасы 10 мең сумнан бодай төялгән арбасы белән трактор да тора иде.
- Менә тавыкларыма азрак бодай алдым әле, диде бер әби, - бүген ит тә күп икән, бик әйбәт, дип өстәде ул.
Товар сатудан җыелган акча 460 мең сум тәшкил иткән.

Нет комментариев