Юбиляр гаиләләрне хөрмәтләделәр
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яңа Чишмә ЗАГСында өлкән яшьтәге юбиляр гаиләләрне хөрмәтләделәр һәм 14 яшьләрен тутырган яңачишмәлеләргә тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.
Уңайлы, зиннәтле Никахлашу сарае залында тантана сәбәпчеләре, аларның туганнары һәм авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Алып баручылар Ләйсән һәм Илназ Шәйхетдиновлар чараны гаиләләрне мактаудан башладылар – ничек итеп тормышны бергәләп тартулары, балаларны тәрбияләүдә туган катлаулы мәсьәләләрне бергәләп хәл итүләре, мәхәббәт, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм хөкем сөргән көндәлек тормышлары турында сөйләделәр.
Тубылгы Тау авылыннан ирле-хатынлы Габдрәшит һәм Миннагиян Вәлиевлар күптән түгел бергә гомер итә башлауларына 60 ел тулуны – бриллиант туйларын билгеләп үткәннәр. Алар беренче очрашудан ук бер-берсенә гашыйк булганнар һәм өйләнешкәндә Габдрәшит абыйга 19, ә Миннагиян апага 17 яшь булган.
Аларның балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән. Тормышны яшьли тарткач, үзләре тапкан икмәкнең кадерен белгәннәр. Миннагиян Мирзаза кызы гомер буе савымчы, ә Габдрәшит Фатыйх ул терлекче булып эшләгәннәр. Алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер аларның 10 оныгы һәм бер оныкчыгы.
Бриллиант туй – бик сирәк күренеш, чөнки гаилә тормышының әлеге баскычына бик аз парлар гына җитә. Вәлиевлар үз мәхәббәтләрен саклап, шушы көнгә килеп җитә алганнар, аларга карап әле бу яшьне бирмәссең дә.
Зирекле авылыннан Мулланур һәм Зәйтүнә Сибгатуллиннарны алтын туйлары белән котладылар, алар 1969 елның гыйнвар аенда өйләнешкән. Мулланур Сәмигулла улы хезмәт эшчәнлеген Зәй районында “Якты йолдыз” колхозында рәис урынбасарыннан башлаган, аннан шул ук районда 11 ел “Игенче” колхозы рәисе булып эшләгән. Зәйтүнә Салих кызы медпунктта фельдшер булып хезмәт куйган. 1983 елда алар туган якларына әйләнеп кайта. Монда Мулланур абый туган “Кичуй” колхозында да җитәкче вазыйфаларда эшли, Зәйтүнә Салих кызы Зирекле участок хастаханәсендә фельдшер була. 1987 елда Зәйтүнә апаны җирле авыл Советына депутат итеп сайлыйлар һәм ул 18 ел авыл Советы башкарма комитеты сәркатибе булып эшли. Грамоталы, оста оештыручы Мулланур Сәмигулла улын проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә һәрвакыт намуслылык, әдәплелек һәм гадел булуы аерып торган. Хәзергесе вакытта ул авылда ветераннар Советы әгъзасы булып тора, актив төстә җәмәгать эше алып бара, авылдашлары өчен мөһим булган сораулар белән җыеннарда, җыелышларда чыгыш ясый, әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә таләпчән. Сабыр һәм яхшылык кына теләүче Зәйтүнә Салих кызы тормыш иптәшенә аның башлангычларында һәрвакыт терәк булып тора. Алар өч бала тәрбияләп үстергән.
Юбиляр гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова һәр гаилә парына характеристика биреп, һәммәсенә җылы котлау сүзләре ирештерде. Ул яшьләргә, залда утыручыларга аларның тормышын үрнәк итеп күрсәтте.
Ниһаять, яшьләрнең Россия гражданины паспортын алу чираты да җитте. Документларны аларга Яңа Чишмә ЭЭБ начальнигы Эдуард Жирнов, ә “Бердәм Россия” партиясеннән истәлекле бүләкләрне җирле бүлекчә җитәкчесе Зөлфия Бикбова Һәм “Бердәм Россия”нең Яшь гвардия әгъзасы Снежана Воронцовалар тапшырды. Эдуард Жирнов балаларны аларның тормышындагы әлеге мөһим вакыйга белән котлады, һәммәсенә дә исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек теләде. Менә алар: Яңа Чишмәдән Павел Кузнецов, Аделина Әгълиуллина, Ксения Попкова, Валентина Бахтимирова, Риназ Мусин, Чаллы Башыннан Айдар Вафин, Волчья Бистәсеннән
Ангелина Зубатова һәм Инна Минаева, Тубылгытаудан Гөлназ Кәримова. Үзләренең яңа статуска күчү хисләрен балалар сүз белән генә аңлата алмадылар, йөзләре шатлыктан балкыды.
Алар белән әлеге вакыйга шатлыгын чарада катнашучы әти-әниләре, күпсанлы абый-сеңелләре дә бүлеште.
- Ышанасы да килми, вакыт шулкадәр тиз үтә, менә улым да паспорт алды, - диде әни кеше Елена Кузнецова. – Ул үсә , бу берүк вакытта шатлык та, бераз ямансу да. Әлбәттә, әлеге бәйрәмдә Ләйсән һәм Илназ Шәйхетдиновлар башкаруындагы җырлар ямь өстенә ямь булды. Традиция буенча гаилә бәйрәме бергәләшеп истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.
Ольга ИВАНОВА
Башка рәсемнәрне безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев