Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз һөнәренә тугры

Яңа Чишмә районы шоферлары һөнәри бәйрәмнәрен - автомобиль транспорты хезмәткәрләре көнен фидакарь хезмәт белән каршы алдылар.

Шуларның берсе - "Стрела М" ҖЧҖ шоферы Николай Остолопов, аның шоферлык стажы - 40 ел. Шушы оешмада ул 2002 елда слесарь-моторист булып эшли башлый - транспорт техникасын ремонтлый, соңгы 5 елда "КамАЗ" машинасында бораулау" участокларына ашханә ихтыяҗлары өчен су ташый. 2-3 рейска 8-12 куб су илтә, берьюлы берничә ноктаны су белән тәэмин итеп өлгерә. Кирәк булганда, эш сәгате белән исәпләшеп тормый - калып та эшли. ҖЧҖ җитәкчелеге Николайдан канәгать: ул ышанычлы, тыныч холыклы, күндәм - бар эшкә дә оста шофер.
Аларның гаиләсендә шоферлар династиясе дәвам иттерелә, әтисе гомер буе "Буревестник" совхозында механизатор булып эшләгән, өч улы да әтиләренең сукмагыннан киткән. Николай Степанович армиягә чаклы да, аннан кайткач та совхозда төрле автомашиналарда: КамАЗ-да, ГАЗ-да, К-700, МТЗ һәм чылбырлы тракторларда эшли. Белгеч - универсалга әйләнеп, һәр машинаның серенә - "йөрәгенә" төшенә, хәзер теләсә нинди марка двигательне сүтеп җыя ала.
Намуслы, әйбәт хезмәте өчен Николай Остолоповны җитәкчелек ел саен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләп килә. Ул ике олы улын да шоферлыкка укыта. Сайлаган һөнәренә гомере буе тугры кала, чөнки үз эшен бик ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев