Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Закон сагында өч йөз елдан артык

Район прокуратурасы коллективында чын профессионаллар эшли.

Прокуратура хезмәткәре көне рәсми рәвештә ел саен 12 гыйнварда билгеләп үтелә. РФ Президенты Указы белән 1995 елның 29 декабрендә билгеләнә. Әлеге дата Россия Президенты тарафыннан очраклы гына сайланмаган.

1722 елның 12 (23) гыйнварындагы Петр 1 Указында: «Сенатта генерал-прокурор булырга тиеш...» - диелгән. Россия прокуратурасы институты да нәкъ менә шул вакытта барлыкка килгән.

Яңа Чишмә районы прокуратурасының үсеше быел чираттагы истәлекле датаны - 303 еллыгын билгеләп үтүче Россия прокуратурасы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Шушы еллар эчендә илебездә үзгәрешләр байтак булса да, прокуратура максатлары һәм бурычлары үзгәрми - биредә законлылыкны тәэмин итү һәм хокук тәртибен ныгыту, кешенең һәм гражданинның конституцион хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча көндәлек эш алып барыла.  

Район прокуратурасында төрле елларда хөрмәткә лаек байтак шәхесләр фидакарь хезмәт куйган.

Прокуратура коллективында бүген дә чын профессионаллар гына эшли.

2023 елның мартыннан район прокуратурасын моңа кадәр ТРның Әлки районында ун ел прокурор булып хезмәт куйган Руслан Айрат улы Гыйзәтов җитәкли. Аның җитәкчелегендә эшләгән прокуратура хезмәткәрләре бүгенге көндә дә республиканың төрле районнарында уңышлы эшләүләрен дәвам итәләр.

Прокуратура органнарында 2008 елдан бирле эшләгән Ленар Рәмис улы Мисбахов 7 ел дәвамында район прокуроры урынбасары вазыйфасын башкара. Прокуратура органнарында хезмәт иткән вакытта үзен җаваплы, квалификацияле һәм принципиаль хезмәткәр буларак күрсәтте.

Үзенең хезмәт юлын 2005 елда ТР Чирмешән районы прокуратурасының әйдәп баручы белгече вазыйфасыннан башлаган Гөлшат Исмәгыйль кызы Галиева 2024 елның сентябреннән район прокуроры ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Алинә Айдар кызы Клюшкина 2023 елдан бирле район прокуратурасының әйдәп баручы белгече булып эшли. Документлар күләме артуга карамастан, ул үз эш уңышлы башкара.

Прокуратурада машина йөртүче булып хезмәт куйган Александр Иванович Лобов инде 2007 елдан бирле биредә. Эшләү дәверендә ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте, үз вазыйфаларын намус белән башкара, транспорт чараларының техник төзеклеген тәэмин итә.

Эш күрсәткечләренә килгәндә, 2024 елда район прокуратурасы тарафыннан 400дән артык закон бозу очрагы ачыкланды, әлеге хокук бозуларны бетерү буенча 171 күрсәтмә кертелде, 41 протест китерелде, 13 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

Район прокуратурасы хокук саклау органнары эшчәнлегенең законлы булуын күз уңында тота. Прокуратура тарафыннан әлеге органнар эшчәнлегендә җинаять-процессуаль законнарны бозуның 70тән артык факты ачыкланды. 

Шулай ук район прокуратурасы хезмәткәрләре 60тан артык җинаять эшен карадылар, алар район судларына карап тикшерү өчен җибәрелде.

2024 елда район прокуратурасына 138 мөрәҗәгать керде. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен тикшереп карау нәтиҗәләре буенча 40тан артык акт кабул ителде.

Район прокуратурасы киләчәктә дә законлылык һәм хокук тәртибе сагында калачак, кешеләрнең һәм гражданннарның хокукларын, ирекләрен һәм мәнфәгатьләрен яклаячак.

Яңа Чишмә районы прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев