Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзе тапкан бәхет

Вәлиуллин Алик Мөбарәкҗан улы 3 июльдә үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа 60 яшь тула. Бу ир-атның үткән тормыш юлына нәтиҗә ясар чагы.

Алик Мөбарәкҗан улының кулыннан килмәгән эше юк. Балачактан эшкә өйрәнеп үскән, ишле гаиләдә бөтен йорт эшләре абыйсы белән аның җилкәсенә төшкән, әти-әниләре эштә чакта кечерәк энеләрен-сеңелләрен дә карарга туры килгән аңа.
-Гектарлап бирелгән колхоз чөгендерен эшләгәндә атналар буе кырдан кайтып керми идек, шулай да эштән соң кичке якта малайлар һәм кызлар бергәләп су коенырга йөгерү бик күңелле була торган иде. Кармак салып яр буенда утырырга да вакыт таптык. Югарырак классларда укыганда без инде комбайнчы ярдәмчесе булып, мәктәп бетергәч, армиягә киткәнче үзем комбайнчы булып эшләдем, - дип сөйли ул.
Армиядә хезмәт итү еллары Алик өчен икенче бер дөнья кебек була. Яңа Ибрай авылында туып үскән 18 яшьлек егет беренче мәртәбә өеннән шактый еракка китә, гаиләсен корабль экипажы, чиксез басуларны зур су алыштыра.
-Өч ел буена мин әти-әниемне генә түгел, коры җирне дә күрмәдем. Без хезмәттәшләребез белән нык дуслаштык, бер гаилә кебек идек. Демобилизацияләнгәч күбебез бергәләп Саян-Шушенск ГЭС-ы төзелешенә киттек, мин анда һөнәр үзләштереп, турбиналар машинисты булып эшләдем, - дип искә ала яшьлек елларын юбиляр. Бер ел эшләгәч, гаилә кору нияте белән эшен, иптәшләрен калдырып китәргә туры килә. Алик булачак хатыны, аны көткән сыйныфташы Саймә янына ашкына.
Яшь гаилә авылда калмый, Яр Чаллы шәһәренә китә. Алик заводта, Саймә ательеда эшли. Ике балалары туа, аннан матур шәһәр тормышын авылныкына алыштыралар.
-Мин балаларымны "сыерчык оясында" түгел, саф һавада үстерәсем килде. Хатыным ниятемне хуплады һәм без Яңа Чишмәгә кайтып урнаштык. Балаларыбыз сау-сәламәт, акыллы булып үстеләр, югары белем алдылар: Илнар - юридик белемле, хәзер Яңа Чишмә РЭЭБ-дә эшли, Диляра - педагог, Казан шәһәренең бер мәктәбендә эшли.
Яңа Чишмәдә Алик белән Саймә башта бергәләп коммуналь-көнкүреш комбинатында эшлиләр, яңа торак алалар. Халык әйткәнчә: "Балык тирәнрәк суны, кеше яхшырак җирне эзли". Алик төзелеш оешмасына күчә, ул таркалгач, мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире булып эшли. Ул эшләгән һәр коллектив Алик турында уңай фикердә - аны хөрмәт итәләр. Хәзер ул "Шешмаойл" да стропальщик булып эшли. Аның турыдан-туры җитәкчесе Илгиз Сөләйманов Алик Мөбарәкҗан улын универсал дип атый:
-Теләсә нинди, хәтта иң катлаулы эшләрне дә башкарырга сәләтле. Беркайчан вакыт белән исәпләшми, кирәк икән - ял көнендә дә эшкә чыга. Без андый кешеләрнең кадерен беләбез, - ди ул. Аның кадерен хатыны да, балалары да белә, өч оныгы да үзен нык яраталар.
-Иң яратканы кем дисезме? - Барысы да, - дип җаваплый соравыма каршы ул. - Дүрт яшьлек Лилиана сирәк кайта, шуңа да аңа һәм кызыма нык сагынам. Акимга ике яшь ярым, бик матур бала, хәзердән үк минем белән балык тотарга барасы килә, үсә төшкәч үзем белән алачакмын. Адельгә 10 яшь, мөстәкыйль егет, ул күбрәк бездә була, әбисенә хуҗалык эшләрендә булыша, минем кебек балыкка йөрергә ярата. Алар төрле, тик бар да газиз, якын, - дип сөйли оныклары турында яраткан бабалары.
Алик Вәлиуллин үзен бәхетле кеше дип саный, тик бу бәхетне ул үзе һәм якыннары өчен үз куллары, үзенең киң күңеле белән тудырган, булдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев