Зирекле авылында мәктәп тәмамлаучыларның традицион очрашулары дәвам итә
«Аларның олы тормышка юллама алуларыннан соң илле еллап вакыт узган. Уйлап кына карагыз, чыгарылыш кичәсеннән соң ярты гасыр үткән бит! Бу хакта ВК битләрендә Лидия Лотфуллина яза.
Ул вакытта күпме шатлык, хыялларның тормышка ашуына өмет булган, ешрак очрашу, бер-береңне, мәктәпне, укытучыларны, дуслыкны онытмаска дип, күпме ант бирелгәндер.
-Традиция буенча чыгарылыш укучылары истәлекле һәм яраткан урында җыелалар, быелгы очрашу халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда узды, анда яраткан педагог һәм остаз, музейга нигез салучы һәм оештыручы Мидхәт Газыймов эшләгән иде. Ул еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан байтак яхшы эшләр башкарылган: Тимурчылар хәрәкәтендә катнашучылар ветеран гаиләләренә һәм авылда ялгыз яшәүчеләргә ярдәм иткәннәр, колхозда шикәр чөгендере кырларында, ындыр табагында эшләгәннәр, үзешчән сәнгатьтә һәм спорт ярышларында катнашканнар. Тормыш аларны төрле юлларда йөрткән: институтлар, техникумнар, училищелар, производство... Һәркемнең үз язмышы: барысы да эшләгән, гаилә корган, балаларында һәм оныкларында чын бәхет тапкан. Һәркемнең тормыш тәҗрибәсе үзенеке, әмма 1973 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары 50 ел дәвамында нык дуслар булып калганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев