Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Зирекле музеенда мобилизацияләнүче егетләрнең әниләре һәм хатыннары белән очрашу булып узган

Музей хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән хәрбиләрнең әниләре, хатыннары белән очрашу үткәргәннәр һәм аларны Әниләр көне белән котлаганнар.

Чарада Зирекле хатын-кызлар советы җитәкчесе Сәлимова З.В. һәм музейның яшь дуслары - «Йолдыз» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашкан. Чара кунаклары дустанә атмосферада,  чәй табыны артында иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алышканнар, үзләренең уй - кичерешләре белән уртаклашканнар, улларының бала һәм үсмер чакларын искә төшергәннәр, аларның хезмәт итүләре турында сөйләгәннәр.

Хәзерге вакытта әлеге әниләргә аеруча да рәхмәт әйтәсе килә.

Бу хакта редакциягә музей директоры Лидия Лотфуллина хәбәр итте.

Зирекле музеенда мобилизацияләнүче егетләрнең әниләре һәм хатыннары белән очрашу булып узган

Зирекле музеенда мобилизацияләнүче егетләрнең әниләре һәм хатыннары белән очрашу булып узган

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев