Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зирекледә Корбан бәйрәме

Ел саен район күләмендә традицион рәвештә христианнарның һәм мөселманнарның олы бәйрәмнәре билгеләп үтелү сөенечле хәл. 14 сентябрьдә Зирекле мәчетендә,төгәлрәге, ифтар мәҗлесләре,очрашулар, никахлашулар үтә торган ашханәсендә шундый бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәме узды.

Быелгысы шушы бәйрәмгә районның барлык татар авылларыннан имамнар, авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Район җитәкчеләреннән бәйрәмдә район башлыгы Вячеслав Козлов, хакимият аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин (дин мәсьәләләре буенча куратор), район башлыгы урынбасары Луиза Исхакова булды. Корбан мәҗлесенә районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов, мәҗлеснең иганәчеләре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, казый, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Кыямов - барлыгы 90лап кеше килде.
Бәйрәм программасы хәзерләп Акбүре АМЙ директоры Гомәр Насыйров белән үКС методисты Ләйсән Шәйхетдинова алып бардылар.
Корбан мәҗлесен районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов сәламләү сүзе һәм дога белән башлап җибәрде. Аның мөрәҗәгатен казый Равил хәзрәт дәвам итте, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Корбан бәйрәменең асылын аңлатып, дога кылды, халыкны коръән мәҗлесенә йөрергә чакырды һәм иң беренче үзеңнән башларга кирәк, диде.
Кунакларны шулай ук район башлыгы Вячеслав Козлов та котлады. Үз чыгышында ул төп басымны район һәм Зирекле авылы халкының күркәм эшләренә ясады һәм барысын да 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашырга чакырды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле бәйрәмне яхшы оештырулары,традицион Исламны саклаган һәм тиешенчә үтәгән өчен район җитәкчелегенә, авыл мәчетләре имамнарына рәхмәт белдерде, Коръән буенча яшәргә чакырды. Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм КФХ җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева корбанга чалырга сарык биргәннәр. Мул табын хәйриячеләр акчасына әзерләнде, бәйрәм хөрмәтенә дип яңа савыт-сабалар, инвентарьлар сатып алынды. Зирекле мәчете имамы Ильяс хәзрәтнең ярдәмчеләре - авылның бюджет оешмалары һәм мәктәп хезмәткәрләре сый-нигъмәтләр әзерләп, табын кордылар.
Кунакларның чыгышы концерт номерлары белән үрелеп барды: Зирекле мәктәбе укучылары мөнәҗәтләр җырладылар, Акъяр АМЙ-ның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Халикова һәм Акъяр авылы абыстае Исламия Закирова махсус бәйрәмгә атап язылган шигырьләрен укыдылар, шулай ук Тубылгы Тау авылыннан "Ак калфак" халык ансамбле дә чыгыш ясады.
Бәйрәм мул табыннар артында бик матур үтте. Бәйрәмнән соң кунаклар мәчеттә өйлә намазында булдылар,аннан соң бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.
Мидхәт Газыймов,
Зирекле музее директоры
P.S.12 сентябрь көнне Акъяр авыл мәчетендә дә Корбан гаете намазы укылды. Авылның бабайлары һәм ир-егетләре шушы бәйрәмдә катнашты. Яңа Чишмә районы исеменнән авыл халкын котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев