Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Алёша-Аяз: «Динне алыштыргач, үзгәрешләр башланды»

Зөһрә Садыйкова

Яңа Чишмә районының Зирекле авылына баргач, юлыбыз мәдәният йортына төште. Анда безне, елмаеп, Алексей исемле яшь кенә егет каршы алды. Аралаша-сөйләшә торгач, егетебезнең бик тә үзенчәлекле сыйфатлары, күркәм гадәтләре барлыгы ачыкланды. 

Заманында Алексей Тушнинскийның бабалары күршедәге Красновидово авылында яшәгән булган икән. Ул авыл таркалгач, гаиләләре Зиреклегә күченгән. Татар авылында гомер итү балаларның телендә, көнкүрешендә генә түгел, диннәрендә дә чагылыш тапкан: алты ел элек Алексей динен алыштырган.

- Рус милләтеннән булсам да, ислам дине һәрвакыт минем янәшәдә булды, - дип аңлата егет әлеге карарын. - Татар авылында туып-үскәч, кечкенәдән үк мәчеткә йөрдем. Моннан тыш, мәктәптә Ильяс хәзрәт Сөләйманов дин сабаклары бирә иде. Соңыннан мәчет каршындагы мәдрәсәдә белем алдым. Рамазан айларында хәзрәткә ифтарлар әзерләшергә, башка дини мәҗлесләрдә ярдәм итә идем. Шуңа күрә 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, ислам динен кабул итәргә кирәк дигән карарга килдем. Минем, ниһаять, бер Аллаһка мөрәҗәгать итәсем килде.

Ислам динен кабул иткәч, Алексей Аяз исемен алган. Шулай итеп, ифтар мәҗлесе вакытында егет чын мөселман булган. Гаиләсе Аязның бу җитди карарын аңлап кабул иткән. Хәер, 1,5 ел элек алдан бертуган абыйсы да ислам диненә күчкән булган.

- Без - ишле гаилә. Дүрт туганым бар. Абыем да исем-фамилиясен тулысынча үзгәртеп, аларны документта рәсмиләштерде. Дмитрий Тушнинский иде. Хәзер Динар Сафин булып йөри. Әнием аны да, мине дә аңлады, каршы килмәде. Үзе православие динендә булса да, исламны бик хөрмәт итә. Йортта ике дин бәйрәмнәрен дә уздырабыз. Башка туганнарым да безгә хөрмәт белән карый, - ди ул.

Бер милләт һәм ике дин вәкиле яшәгән йортта үзара аралашулар күбрәк татар телендә икән.

- Әнием дә, туганнарым да татарча аңлый, сөйләшә. Хәтта бабам да күпчелек татар сүзләрен аңлый. Тик аның янында барыбер күбрәк русча сөйләшәбез, – ди Аяз.

Аяз исемен алыштырса да, документта аны рәсми рәвештә теркәмәгән. Шуңа күрә ул тормышта ике исем белән йөри. Яңа танышлыклар булдырганда, егет үзен Аяз дип таныштырса, документ күрсәтергә кирәк булганда, Алексейга әйләнә.

- Киләчәктә документларымны да алыштырырмын, дип уйлыйм. Тик әлегә моның өчен шактый вакыт һәм акча кирәк. Ләкин алыштырмыйча да булмый, чөнки ике исем белән йөрү тормышымда нык чагылыш таба, - ди ул. - Ислам динен кабул иткәннән соң, тормышымдагы, гаиләдәге һәм эштәге үзгәрешләр бик нык сизелә. Тик алар гел уңай гына түгел, чөнки миңа ике исем белән яшәүнең авыр буласын алдан ук әйткәннәр иде.  Еш кына икеләнәм, сайлау алдында калам. Мәсәлән, уку белән ни эшлисен әле дә хәл итмәдем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, КФУның Чаллыдагы филиалында дизайн сәнгате факультетында укыган идем. Тик аны тәмамламадым, авылга кире кайттым. Хәзер аны тәмамларгамы-юкмы дип уйланам.

Әлеге көндә Алеша-Аяз авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли. Авыл балаларына түгәрәкләр оештырып, аларны сәнгатькә тарта.

- Авылдашлар арасында мине ислам диненә хәзрәтнең басымы аркасында килде, дип уйлаучылар да бар. Юк, һич кенә дә алай түгел. Бу бары тик үземнең генә карарым иде. Мәчеткә яратып йөрим, кирәк булса, хәзрәткә дә ярдәм итәм. Акрынлап догалар да ятлый башлаячакмын, - ди йөзеннән елмаю китмәгән ачык күңелле Алеша-Аяз.

Чыганак:  https://vatantat.ru/2022/11/97431/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев