Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Дөрес эшлибезме икән?

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларын артык кызгана, иркәли башладылар. Әти кеше арып эштән кайта да, ашап алганнан соң кар көрәргә чыгып китә. Ә буйга җиткән улы өйдә телефонда уйнап утырып кала.

«Нишләп улыңа дәшмәдең» дисәң: «Әй, арыгандыр, ял итсен, үзем генә дә эшли алам бит инде», — дип аклана башлый.

Әйе, үземдә дә булгалый андый вакытлар, балалар хәленнән килә торган җиңел генә эшне дә, аларны кызганып, үзем эшләп куям. Ә менә аларны эшкә җигүдән куркуыбыз, кызганып, аларга артык җаваплылык йөкләмәвебез сәбәпле, балаларыбызны ялкау, куркак кеше итеп үстермибезме икән? 

Бала берәр проблемага юлыкса, тизрәк ярдәмгә ашыгабыз. Моны үзе ничек хәл итәр икән, ерып чыга алырмы, дип, бераз түземлелек күрсәтмичә, балабызны кызганып, тизрәк ярдәм итәргә йөгерәбез. Берәр яңа әйбер сораса, шунда ук алып бирергә тырышабыз. «Ул әйбер сиңа нигә? Бәлки, ансыз да әле яшәп тора аласыңдыр?» — дигән сорауларны биреп, баланы уйланырга этәрергә кирәк.

Ләкин без балага фикер йөртергә мөмкинлек тә бирмичә, кибеткә юнәләбез, акча булмаса, әҗәткә керәбез, кредит рәсмиләштерәбез һәм 5нче класс баласына 70 меңгә телефон алып бирәбез. Ә бу гамәлебез белән сабырсыз, үз максатына ирешә алмаучы шәхес тәрбияләвебезне беләбезме? 

"Ярар, алырбыз, әмма башта менә шушы 10 китапны укып чык әле, яки шушы чирекне "5"ле, "4"леләргә тәмамласаң, я биш яңа сүрә яки дога ятласаң, алып биреребез" дип әйтсәк, бераз түземлелеккә һәм максатка ирешергә өйрәтмәбезме икән угыл-кызларыбызны?

Бер танышым сөйли: «Без ике малай үстек, әти кечкенәдән гел эш белән тәрбияләде, мәктәптән кайтуга әти көтеп тора, эшләр язылган була иде. Ә эш булмаганда, бакчада бер чокыр казытып, икенчесен күмәргә куша иде. Әлбәттә, безнең ачу чыга иде инде. Ә хәзер көлеп кенә искә алабыз, әти безне эштән курыкмаучы, нинди генә каршылык чыкса да, тәвәкәллек белән тотынып эшләп чыгарлык көчле ихтыярлы итеп тәрбияләгән икән. Әтинең бу алымы безгә тормышта бик ярдәм итте». 

Ә безне ничек үстерделәр? Кырыслык та булды, урыны белән таләпчәнлек тә, хәтта «каеш» алымын да кулландылар безгә карата әтиләр. Файдасы да булды бит, инде 20 яшькә тулы шәхес булып җитлектек, тормышта үзебезгә максатлар куеп яши башладык. 

Ә хәзер 30 яшьтә дә нәрсә эшләргә икән дип йөрүчеләр күбәйде, максаты да юк, берәр эше барып чыкмаса, тизрәк депрессиягә бирелә. Шул проблемасын берәрсе хәл итмәсме дип, башкалардан ярдәм көтә, ә андыйлар табылмаса, бөтен дөньясына үпкә белдерә.

Әнә шулай баштан сыйпап, көйләп үстергәнгә күрә, учларыңа алуга җебергә торган кар бөртегедәй булмыймы икән ул балалар? 

Сезнең фикер ничек?

Чыганак: https://t.me/mechet_eniler/366

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев