Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Элеккечә шаяртып сөйләшергә ярата

15 сентябрьдә Шахмай авылында гомер итүче, тыл ветераны Галәветдинова Миңсылу Мөбарәкша кызына 95 яшь тулды.

 Миңсылу әби кызы Минзифа белән. Ольга Иванова фотосы.

 Миңсылу әби олы яшьтә дә үзен оптимистларча тота. Ул шаяртырга һәм кешеләр белән аралашырга ярата.

Байтак бүлмәләре булган зур йортта ул кызы Минзифа белән яши. Йортны  аның мәрхүм ире, Бөек Ватан сугышында катнашучы, балта остасы, шофер, тимерче, механизатор Гамир төзегән, ул авылда бик хөрмәтле кеше булган. Ир белән хатын 64 ел гомер иткәннәр. Миңсылу аны 1949 елда очрата, бу вакытта кыз туган авылы Каргалыда почта хезмәткәре булып эшләгән. Аны Шахмайда декрет ялында булган хезмәттәшен  алыштыруны сорыйлар. Менә шунда алар булачак ире белән очрашалар да инде.

Кияүгә чыга, колхозга эшкә урнаша. Мәктәптә белем алулар (ул вакытта тулы урта мәктәпне бик азлар гына тәмамлаган, бары тик иң сәләтлеләре генә), педучилищеда уку һәм почтада эшләү, ләкин ул авыр хезмәттән курыкмаган, аның әйтүенчә, «чабаталы балачак», кечкенәдән колхозда һәм сугыш вакытындагы авыр хезмәт аны яшьли чыныктыра.  

Шахмай фермасында төрле эшләрдә эшли, ә 60 нчы еллар башында авыл советына хисапчылык эшенә күчә. 35 ел хезмәт эшчәнлегенең 20 елы шушы хезмәттә үтә, аннары бухгалтер була. Саннар белән эш итүне үз эченә алган бу җаваплы эшне дә, Миңсылу Мөбарәкша кызы оста башкарган.  Ә рус телен яхшы белүен ул Каргалыга бик якын урнашкан Михайловка дигән рус авылының булуы белән аңлатты. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» исеменә, хезмәт бүләкләренә ия.


Хәзер аның 25 ел элек вафат булган олы улы Гаярдан өч оныгы бар, килене Шахмайда яши. Улы Гаяз Ижауда гомер итә, хатыны белән юбилейга кайтканнар. Аның барлыгы тугыз оныгы,  шулай ук оныкчыклары да бар. 

Миңсылу әби 95 яшендә дә яхшы ишетә, хәтере яхшы.  Моннан 5 ел элек, без аның турында 90 яшьлек юбилее уңаеннан язган идек. Хәзер кызы да пенсиядә, гомере буе бер урында - Чистай саклык банкында эшләгән. Элек кыш көне Чистайда яшәгәннәр, анда кызының фатиры бар, әмма быел беренче тапкыр авылда калганнар. Миңсылу әбинең аяклары начар йөри, ул үз бүлмәсендә генә йөрергә тырыша. Коляскасы да бар.  Бөтенләй берни дә күрмәве өчен бик борчыла. Ләкин аның холкы, шаяртырга яратуы, кызыксынучан акылы югалмаган. 

Кызы Минзифа аны бик тәрбияләп карый. Тәмле ризыклар пешереп ашата, юындыра, үзе яшелчә бакчасы, бройлерлар һәм бал кортлары белән шөгыльләнгәндә радионы да кабызып җибәрә. Умартачы да булган әтисе Гамир 10 ел элек вафат булгач, иренең эшен Миңсылу әби, аннары Минзифа дәвам итә. Бу эштә аңа улы да булыша. Бер күрүдә үк хуҗалыкта ирләр кулы сизелә. Биек түшәмле, пластик тәрәзәле, заманча җиһазлы, көнкүреш техникасы булган зур йортта бик тә уңайлы. Миңсылу әби янына аралашып утырырга  88 яшьлек Асия апа да килеп йөри. Кечкенә оныкчыклары кайткач, алар аны кочаклап: «Әбием, сине яратабыз!», диләр.  Әлбәттә, нәниләр компаниясендә әбигә күңелсез түгел. «Мин алар белән сөйләшергә үзем дә бик яратам», - ди ул. 

Миңсылу әби 95 яшендә булса да моңсуланып утырмый. Аның белән сөйләшеп утыруы да рәхәт, өстәвенә шаярта да белә әле. 

- Күзләрем хәзер Минзифаныкы булса да, аның каравы колакларым – үземнеке, башым - үземнеке, димәк, барысы да югалмаган, дигән сүз.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев