Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Кояшлы» малай

Антонны бу дөньяда әти-әнисенең яратуы бәхетле итә.

Антон Яңа Иванаево авылында яшәүче Николай һәм Мария Карташовлар гаиләсендә өченче бала булып туган. Гаиләдәге ике өлкән бала - Иван һәм Татьяна сәламәт булып туганнар. 10 елдан соң Карташовлар үзләрендә тагын бер бала туачагын белгәннәр.

Технологияләр һәм инновацияләр заманында яшәсәк тә, сабыйда «кояшлы балалар» синдромы булуы ул дөньяга килгәч кенә ачыкланган. Әлеге синдром белән бергә балаларда еш кына башка чирләр дә була - Антон катлаулы йөрәк авыруыннан интегә. Әмма моңа да карамастан, әти-әнисе назлы, тормышның һәр көненә сөенә белүче Антошканы бик нык яраталар.

Йөрәккә беренче операция Антонга 1 ай, икенчесе - яшь тә 1 ай булганда ясалган. Мария ул авыр минутларны әле дә хәтерли.

«Ул вакытта, улымны коткарыр өчен, мин үз йөрәгемне чыгарып бирергә әзер идем... Аллага шөкер, ике операция дә уңышлы үтте,- ди ул. - Хәзер улым белән без ел саен кардиология бүлегендә тикшерү узабыз. Антонның йөрәге тиешенчә «эшләсен» өчен кыйммәтле  препаратлар кирәк, сүз уңаеннан, алар ташламалы дарулар исемлегендә юк.  Сатып алырга туры килә. Шунысы яхшы - балага пенсия түлиләр, мин  дә карау буенча пенсия алам. Без әле үзебез өчен һәм сатуга дип мал асрыйбыз, әмма әтисенә, пенсия яшендә булуга карамастан, өстәмә эшләргә туры килә.  Дөрес, ул акча эшләү белән генә мәшгуль түгел, Антонны да игътибарсыз калдырмый, аның өчен һәрвакыт вакыт таба».

Мария сүзләренчә, алар өчен иң зур кыенлык - улларының беркайчан да башка балалар кебек булмаячагын белү. Антон сөйләшә алмый һәм үзенә ошамаган нәрсәләргә үзенчәлекле итеп җавап кайтара. Аны үзен генә калдырырга ярамый, шуңа күрә әнисенә эштән китеп, үз тормышын Антонга багышларга туры килгән. 

Антон үскән саен, аңа Екатерина мәктәбе педагогы Татьяна Милютина һәм «Кайгырту» ХСХКҮ педагогы Елена Лихачевалар тарафыннан күбрәк игътибар күрсәтелә.

Антон аларның килүенә һәрвакыт шатлана, Татьяна Георгиевна кушканнарның барысын да эшли. Чөнки ул, барлык балалар кебек үк, уйнарга ярата, ә дәресләр нәкъ менә уен формасында үткәрелә. 

«Шунысы бар - Антонның йокысы туймаган чакта, аны нәрсәгә дә булса җәлеп итү бик кыен», - дип сөйли укытучы Татьяна Георгиевна. 

Әнисе әйтүенчә, Антон беркемгә дә игътибар итмичә, озак вакыт дәвамында интернет карарга ярата, анда ул үзе өчен кызыклы нәрсәләр таба. Телевизордан балалар тапшыруларын карый. Аңа «Кайгырту» ХСХКҮ тарафыннан уздырыла торган бәйрәм чаралары да ошый. Антон бик хәрәкәтчән малай, аңа балалар белән булуы кызык. 

Мария олы улын хәрби хезмәткә озатканнан соң, Антонның бик нык абыйсын сагынганын искә ала. Армиядән кайткач Иван өйләнгән, хәзер Түбән Камада яши, төзүче булып эшли. Аның 9 айлык улы - Павлик бар. Антон Павликны ярата, ә күрше авылдан ике яшьлек малае Егорка белән апасы Татьяна килгәч, аның белән дә уйный.

Кечкенәләр белән уйнаганда Антон аларны «егылмасыннар», «еламасыннар» дип, сакларга тырыша. Аңарда кечкенәләр турында кайгырту хисе бар. Тик аның үзенә дә кайгырту кирәк, чөнки малай үз яшендәге башка балалар кебек үк үзен тулысынча карый алмый. 

«Балалар һәм оныклар килү белән (кызыбыз бер ай элек тагын бер малай тапты, исемен Степан дип куштылар), безнең өйдә мәшәкатьләр артса да, аның каравы Антонга кызык була. Ул бит гел минем янда, ә кунаклар килгәч - мин кухняда (сүз уңаеннан, Антон өчен ризыклар аерым әзерләнә - йөрәк авыруы аркасында ул махсус диетада), ә ул кунаклар белән», - ди Мария.

Әлеге язманың авторы буларак, мин дә Антон белән аралаштым, ул исә каршы килмәде, туганнарының фотоларын күрсәтте, әнисенең сөйләгәннәрен тыңлап торды. Озакка сузылган «фотосессия»дән арыды, аруын, ләкин анда да безне көлдерде, шаярды - ул бит «кояшлы» бала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев