Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тыл хезмәтчәне Минсрур Фәхретдинова 90 яшь тулу уңаеннан Путиннан котлау хаты алган

Тормышыннан ул беркайчан да зарланмый.

Минсрур әби Тат.Волчья авылында күп балалы Харисовлар гаиләсендә туа. Әтисе хисапчы булып эшләгән, ә әнисе хуҗабикә булган. Ул 4 сыйныфтан соң җәен басуда эшли, кышын леспромхозда делянкалар чистарта, коймалар өчен читәннәр үрә. Әмма аның алга таба бик тә укыйсы килгән һәм ул кичке мәктәптә җиде сыйныфны тәмамлый.
1957 елда дус кызлары һәм кече сеңелесе Хаҗәр белән ул Красный Октябрь совхозына күчә, анда эшчеләргә торак та биргәннәр. Биредә Минсрур Гәрәй исемле егет белән таныша ( ул совхозга  Акъярдан килгән була) һәм алар 1959 елда өйләнешәләр.  
Кызганыч, алар нибары 23 ел гына гомер итәләр. Бу вакыт алар өчен бик тиз узып китә: совхоз эшендә (икесе дә терлекче), өй мәшәкатьләре (мал-туарны күп асрыйлар, бәрәңге һәм яшелчә үстерәләр), дүрт бала тәрбиялиләр (Рәис, Рушания, Сания һәм Ринат), йорт төзиләр (80нче елда яңа йортка күчәләр, ә 1983 елда Гәрәй вафат була). 
 «Тиз яшәдек, туктарга, ял итәргә вакыт булмады. Әмма беркайчан да тормыштан зарланмадык. Ул барыбер яхшы», - дип сөйли Минсрур Вагыйз кызы.
«Әтиебез моннан 39 ел элек вафат булды, без,балалар, әлбәттә, зурлар идек инде, әмма әтидән, аның акыллы сүзләреннән башка яшәү кыенрак», - ди  кызы Рушания. - Әнигә дә ышанычлы ир-ат җилкәсеннән башка җиңел булмады: дүрт баласына да туйлар үткәрде, Рәис ул вакытларда армиядә хезмәт итте, ә менә Ринатны берүзе  озатты һәм каршы алды».
Минсрур әби тормыш сөючән, һәр яңа көнгә сөенеп яши, ачык йөзле, бик аралашучан һәм кунакчыл. Холкындагы мондый сыйфатлар аңа әти-әнисеннән күчкәндер, аларның өй ишеге беркайчан да ябылып тормаган.
Бик салкын көннәрдә, яки көчле яңгыр яуганда, балалар һәм аларның дуслары Харисовлар йортына җыелган, уйнап, күңел ачканнар, артык шау-шулы булганда гына әтиләре аларга тынычланырга кушкан. 
Юбиляр әбинең холкы балаларына да, дүрт оныгына һәм, хәтта, оныкчыкларына да күчкән. Туган көнендә дә бәйрәм өстәле артына җыелып, җыр-моңнар белән яраткан әниләрен, әбиләрен котлыйлар. 
31 гыйнварда Красный Октябрь АҖ башлыгы Владимир Захаров тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Фәхретдинова Минсрур Вагыйз кызына РФ Президенты исеменнән котлау хаты, АҖ башкарма комитеты исеменнән открытка һәм бүләк тапшырды. Шулай ук ул юбилярга сугыштан соңгы авыр елларга карамастан, озак еллар дәвамында хезмәт итүе, тормышны яратуы  һәм кешеләргә  игелекле булуы өчен рәхмәт белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев