Алмалар ботакларында чередеме? Киләсе ел уңышын ничек саклап калырга
Авыл хуҗалыгы

Алмалар ботакларында чередеме? Киләсе ел уңышын ничек саклап калырга

Таныш күренеш: алмагачыгыз мул чәчәк атты, ботаклары җимеш авырлыгыннан иелгән иде, ә уңыш җыюга якынлашканда алмалар көрән таплар белән каплана башлады һәм агачта килеш череп беттеме? Киләсе сезонда бух ә кабатланмас өчен нишләргә?

Нигә булды бу?

Күп очракта монилиоз, яки җимеш череге гаепле. Бу гөмбә авыруы бигрәк тә җылы һәм дымлы һавада активлаша. Гөмбә споралары җимешкә кечкенә ярыклар аша үтеп керә һәм тиз арада зарарлый. Авырган алмалар еш кына коелмый, ә ботакларда эленеп кала һәм киләсе елга авыру чыганагына әверелә.

Икенче таралган сәбәп — парша. Ул җимеш кабыгын зарарлый, һәм бу яралар аша әлеге җимеш череге тиз үтеп керә.

 Таныш күренеш: алмагачыгыз мул чәчәк атты, ботаклары җимеш авырлыгыннан иелгән иде, ә уңыш җыюга якынлашканда алмалар көрән таплар белән каплана башлады һәм агачта килеш череп беттеме? Киләсе сезонда бух ә кабатланмас өчен нишләргә?.

Көзен нишләп була?

Сезнең төп бурыч — гөмбәнең бакчада кышлавына юл куймау. Моны эшләмәсәгез, язын проблема яңа көч белән кайтачак.

1 адым. 

Агачтан һәм җирдән (бакчадан) барлык черек җимешләрне җыеп алыгыз. Аларны бакчада калдырмагыз — гөмбә споралары −30°C салкынга да чыдам.

Алмагач астындагы барлык коелган яфракларны җыеп яндырыгыз. Аларда да гөмбә споралары кышлый.

Санитар кисү үткәрегез. Барлык коры, авырган һәм таҗны калынайткан ботакларны кисегез. Калын таҗда һава начар әйләнә, һәм инфекция тизрәк тарала.

2 адым. Көзге эшкәртү 

Яфраклар коелганнан соң, ләкин салкыннар башланганчы (температура +5°C тан югары булганда), агачны түбәндәге составларның берсе белән эшкәртегез:

  • Карбамид (мочевина). Көчле иретмә (10 л суга 500-700 г) ботаклардагы һәм яфраклардагы гөмбә спораларын яндыра.
  • Бакыр купоросы. Классик фунгицид. Эретмә: 10 л суга 300 г (яки 10 л суга 100 г азрак концентрацияле эшкәртү өчен).
  • Бордо кушылмасы. 3%-лы эретмә (10 л суга 300 г бакыр купоросы + 400 г известь).
  • Тимер купоросы. Эретмә: 10 л суга 300 г.

Ботакларга гына түгел, агач кәүсәсенә дә, агач төбендәге туфракка да яхшылап бөркегез.

 Таныш күренеш: алмагачыгыз мул чәчәк атты, ботаклары җимеш авырлыгыннан иелгән иде, ә уңыш җыюга якынлашканда алмалар көрән таплар белән каплана башлады һәм агачта килеш череп беттеме? Киләсе сезонда бух ә кабатланмас өчен нишләргә?.

3 адым. Ашландыру һәм карау

Калий-фосфорлы ашламалар кертегез (азотсыз). Алар агачның иммунитетын ныгытырлар һәм нык чәчәк бөртекләре салынуга ярдәм итәрләр.

Дымлылык туплау өчен су сибегез (көз коры булса).

Язын нәрсә эшләргә

Көзге эшкәртү җитми. Язын көрәшне дәвам иттерергә кирәк:

Иртә язда, бөреләр ачылганчы («яшел конус» буенча), агачны 3%-лы Бордо сыекчасы яки бакырлы препаратлар белән эшкәртегез.

Чәчәк аткан чорда «Фитолавин» биопрепаратын кулланырга мөмкин.

Агачларны даими тикшереп торыгыз. Авыруның беренче билгеләре күренгәндә (җимештә көрән таплар), зарарланган алмаларны шунда ук алып ташлагыз, инфекциянең таралуын туктатыр өчен.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев