Чертуш авылында гомер кичерүче Әбүзания Фатих кызы 1 сентябрьдә үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте.
90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Шахмай авыл җирлеге башлыгы Наилә Илалова мәдәният хезмәткәрләре өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне. Шул вакытта өлкәннәр йөзендә шатлык-сөенечләр, күзләрендә — яшь бөртекләре, ә күңелләрендә рәхмәт хисләре була.

Балачак һәм гаилә
Хәбибуллина Әбүзания Фатих кызы, 1936 елда дөньяга килә. Гаиләләрендә дүрт бала булалар. Яшьтән үк эш сөеп үсә Әбүзания әби. Әнисе кебек, тегәргә, чигәргә ярата. Бу һөнәре аны гомер буена озата килә.
Колхоз эшендә 14 яшьтән эшли башлый. Тырыш була — бер эштән дә курыкмый.
Элек фермаларда салам парлау булган. Төнге икедә фермага менеп, терлекләр өчен арба-арба печән парлаганнарын искә төшереп сөйли ул.
Гаилә учагы
Авылыбыздагы, механизатор егеткә — Хәбибуллин Әсгатькә кияүгә чыга. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек уңган-булганнар. Барысы да кул эшенә осталар: кызлары — тегү-чигүгә, ә уллары — төзелеш эшләренә. Олы кызы, Асия апа гаиләсе белән Чистайда яши, өч баласы — Сания, Тәлгать, Фәргать авылда төпләнеп, гаиләләре белән бик матур итеп гомер кичерәләр. Әбүзания әбинең 9 оныгы, 14 оныкчыгы бар бүгенге көндә.
Бүгенге тормышыннан бик кәнагәть әбекәй. Шулай булмый ни, җылы өе, табын тулы сые бар. Таяныр терәге — кызы янында. Калган балалары да бу йортта еш кунак, әниләренең хәлен белешеп, булышып кына кына торалар. Юбилее белән котлап килүчеләргә дә ихлас рәхмәтләрен белдерде ул. Әбүзания әбигә киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен теләп калабыз.
Рәмзия Мусина
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев