Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов мәгълүматларына буенча, барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында көзге кыр эшләре әйбәт темплар белән бара.
Урып-җыю эшләре
Барлыгы 32 мең гектардан артык бөртекле һәм техник культуралар суктырылган. Көзге культуралар (көзге бодай, көзге арыш һәм көзге рапс) җыю төгәлләнде, сабан бодае 1700 гектардан артык (77%) мәйданда җыелды, солы һәм арпа җыю төгәлләнеп килә.
Сабан рапсы – 10500 га (43%), җитен 900 га (23%) мәйданда җыелган.
Бөртекле культураларның уңдырышлылыгы – 36,1 ц/га, техник культураларның – 17,4 ц/га.

Туфракны төп эшкәртү
Туңга сөрү планы 25730 гектар, 12 мең гектардан артык (50% чамасы) җир сөрелгән. Бер атнада 3 мең гектарга якын җир эшкәртелә. Һәркөнне 14-15 трактор эшли.
Көзге культуралар чәчү
20 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла, шул исәптән 7500 – көзге рапс һәм 14 мең гектарга якын – көзге бодай. 9500 га чәчелгән, шул исәптән 8900 га – көзге рапс. 4 чәчү комплексы эшли.
Терлек азыгы әзерләү
Район буенча 40 мең тоннага якын терлек азыгы әзерләнгән, шул исәптән 9580 тонна печән, 24 мең тонна сенаж, 6200 тонна силос. Бер шартлы баш терлеккә 26,6 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, ә узган ел калдыкларын исәпкә алганда, 36,6 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, бу уңышлы кышлау өчен яхшы запас булып тора.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев