Чүп контейнерлары – көнкүреш калдыклары өчен генә
Район яңалыклары

Чүп контейнерлары – көнкүреш калдыклары өчен генә

Август ахырыннан башлап сентябрь дәвамында район (бигрәк тә район үзәге) халкы чүп контейнерларын бәрәңге, томат, кабак сабаклары, җиләк-җимеш агачлары һәм куакларның коелган яфраклары белән тутыра башлый.

89 нчы Федераль закон нигезендә усемлек сабаклары һәм башка үсемлек калдыклары каты көнкүреш калдыкларына керми, аларны чүп контейнерларына ташларга ярамый һәм аларны чыгару коммуналь хезмәтләр бәясенә кертелмәгән.

Чүп контейнерлары – көнкүреш калдыклары өчен генә

Җирлек территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен һәм законны бозган өчен административ штрафлар каралган. Бәрәңге һәм помидор сабакларын компост әзерләү, җимеш агачлары янындагы туфракны мүлчәләү өчен кулланырга була, киләсе елга бик яхшы органик ашлама булачак. Шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кагыйдәләре буенча пөхтә итеп яндырырга мөмкин (җилсез вакытта торактан ерак урнашкан тимер мичкәдә).

Эре габаритлы чүп-чар, агачларның киселгән ботаклары өчен (алар шулай ук каты көнкүреш калдыкларына керми) «Эре габаритлы чүп-чар өчен» дигән тамга куелган контейнерларны яки махсус мәйданчыкны кулланырга мөмкин.

Ә иске автомобиль шиннарын эш көннәрендә 8 дән 16 сәгатькә кадәр «Яңа Чишмә ТКХ» муниципаль унитар предприятиесенә   эшкәртү өчен тапшырырга була (халык өчен дә, оешмалар өчен дә бушлай).

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев