Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Нефть чыгару – җиңел булмаган, җаваплы һәм шул ук вакытта бик хөрмәтле хезмәт. Сез, катлаулы шартларда эшләп, югары һөнәри осталык кына түгел, ә сайлаган эшегезгә тугрылык та күрсәтәсез. Шуңа күрә бу өлкә хезмәткәрләре хаклы рәвештә аерым хөрмәт һәм абруйга ия.
Бүген Яңа Чишмәнең нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре – катлаулы бурычларны хәл итә һәм заман чакыруларына җавап бирә белүче профессионаллар. Сез яңачишмәлеләрнең тормыш сыйфаты яхшыруга, социаль әһәмиятле объектлар, торак йортлар, парклар һәм юллар төзелү һәм яңартылуга зур өлеш кертәсез. Безнең йортларда уңайлылык һәм җылылык күп очракта газчыларның тотрыклы һәм авариясез эшенә бәйле.
Өлкәнең барлык хезмәткәрләренә көндәлек ышанычлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм һәм нык сәламәтлек, хезмәт уңышлары, тыныч күк йөзе һәм иминлек телим!
Егор Тарнавский, Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев